news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Азнакайга Төркия эшмәкәрләре килде

Үзара эшлекле сөйләшү барышында Азнакайда, ике як өчен дә файдалы эшмәкәрлек булдыру мәсьәләләре каралды.

(Азнакай, 22 октябрь, "Татар-информ",  “Маяк”). “Татарстан Төркиядуслыгы” республика җәмгыяте идарәсе рәисе Фирдүс Фатклисламов озатуында Төркиянең башкаласы Анкара эшмәкәре Үзгүр Шәншар Азнакайда булды, дип яза җирле басма.

Төркия делегациясен муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин кабул итте.

Үзара эшлекле сөйләшү барышында Азнакайда, ике як өчен дә файдалы эшмәкәрлек булдыру мәсьәләләре каралды.

– Бездә эш башлау өчен мөмкинлекләр җитәрлек. Буш торган биналарыбыз да,сәнәгать мәйданчыклары да бар. Бүгенге сөйләшү дә сүздә генә калмасын иде, – диде Марсель Шәйдуллин кунакларга мөрәҗәгать итеп.

Үзгүр Шәншар киләчәктә бездә кирпеч заводы ачарга теләге барлыгын белдерде.

– Сорау булган очракта, җитештерүне тагын да киңәйтеп җибәрү күздә тотыла, – ди эшмәкәр.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100