Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Азнакайга Сәрия Сабурская һәм Артем Хохорин килде
“Халык контроле“нә килгән һәм хәл итүдәге һәр мөрәҗәгать буенча аерым сөйләшүләр үтте.
(Азнакай, 3 ноябрь, “Татар-информ”, “Маяк”, Лиза Нурлыева). Сишәмбе көнне районыбызга Татарстан Республикасының кеше хокукларын саклау буенча вәкаләтле вәкиле Сәрия Сабурская һәм республика эчке эшләр министры Артем Хохорин килде, дип яза районның “Маяк” газетасы.
Районыбызга эшлекле визитны алар халыкны кабул итүдән башлады. Азнакайлыларның күпчелеге алар янына шәхси, гаилә проблемалары белән килгән. Арада ссуда түләүдә, торак мәсьәләсендә килеп чыккан, коммуналь хезмәтләргә билгеләнгән тарифлар белән бәйле республикакүләм хәл ителү соралган мөрәҗәгатьләр дә бар иде.
Аннары район хакимиятендә район һәм шәһәр башкарма комитетлары, халыкка хезмәт күрсәтү өлкәсенең төрле тармак җитәкчеләре катнашында “Халык контроле“ дәүләт мәгълүмати системасына килгән хәбәрләрне карау буенча киңәшмә узды. Киңәшмәне әлеге системаның баш модераторы – ТРда кеше хокукларын саклау буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская алып барды.
“Халык контроле“нә килгән һәм хәл итүдәге һәр мөрәҗәгать буенча аерым сөйләшүләр үтте. Бергәләп аларны чишү юллары эзләнде, эшне тизләтү буенча нәрсәләр эшләргә мөмкин булуы турында киңәшләр дә бирелде.
“Халык контроле“нә районыбыздан быелның 10 аенда 255 мөрәҗәгать кергән. Аларның 172се хәл ителгән, 11е буенча эш алып барыла. Мөрәҗәгатьләрнең күпчелеге шәһәр эчендәге юллар, ишегалларында тротуарларны төзекләндерүгә, урам утларын яңартуга кагылышлы. Сәрия Харисовна бигрәк тә балалар һәм өлкән яшьтәгеләр өчен уңайлыклар тудыруны аерым игътибарда тотарга чакырды. Система белән даими танышып торырга, һәр кергән мөрәҗәгатьне өйрәнеп, кичектергесез хәл итәргә керешергә кирәклеген ассызыклады.
–“Халык контроле“ – халык белән икеарадагы күпер ул, аның тагын да нәтиҗәлелегенә ирешүне төп бурыч итеп санарга тиешбез, – диде системаның баш модераторы, диелә район хәбәрендә
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз