news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Азнакайга республика картингчылары җыелды

Араларында 5 яшьлекләр дә, 50 яшьлекләр дә бар.

(Азнакай, 21 февраль, “Татар-информ”, “Маяк”, Лиза Нурлыева). Азнакай җирлеге ел саен февральдә үзенә республика картингчыларын җыя. Район башлыгы кубогына оештырылган быелгы ярышларга 10 районнан 80 гә якын спортчы килде. Араларында 5 яшьлекләр дә, 50 яшьлекләр дә бар, дип яза район газетасы.

Район җитәкчеләренең кунакларны сәламләп, ярышта катнашучыларга уңышлар теләгән чыгышыннан соң ипподром мотор тавышларына күмелде. Стартка әзерләнгән ике Әмир белән сөйләшеп алабыз. Берсе – 6 яшьлеге Сарманнан килгән, бик җитди малай булып чыкты. Картинг спорты белән 4 яшеннән шөгыльләнүе турында гына әйтте дә, сөйләшеп торырга вакытым юк, дигәндәй, корыч “атына” утырып, китеп тә барды. Әмирләрнең икенчесе – үзебезнең Азнакайдан, бик кечкенәдән район данын яклап республика гына түгел, илкүләм ярышларда да җиңүләр яулаган әле сигезен генә тутырган Динмөхәммәтов.

Районның “Витязь” картингчылар клубын җитәкләгән Ринат Җиһаншинның шәкертләре өчен дулкынлануы сизелә. Әфган сугышы ветераны быелгы ярышларның совет гаскәрләрен Әфган җиреннән чыгару көненә һәм Кызыл Армиянең 100 еллыгына багышлануын әйтте.

–Спортның бу төре җирлегебездә елдан-ел популярлык ала, – ди ул. – район җитәкчеләренең, нефтьчеләрнең ярдәменә рәхмәтлебез. Бүгенге бу ярышны оештыруда, мәйданны әзерләүдә шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Марат Солтановның, “Таргин”, АПТС, яшелләндерү һәм төзекләндерү предприятиесенең, мәгариф, спорт бүлекләре, ДОСААФ җитәкчеләренең, спонсорларыбызның зур өлеше керде.

Баулыдан килгән Артур Гәрәев та Азнакайда һәр елны ярышларга бик оешкан төстә, югары дәрәҗәдә әзерләнүләренә соклануын белдерде. 27 яшьлек ир-егет картинг узышларында инде 10 ел катнашып килә. Азнакайда да, үзләрендә дә соңгы вакытта кечкенәләрнең дә, яшүсмерләрнең дә картинг спортына күпләп тартылуын зур канәгатьләнү белән ассызыклады.

Ярыш йомгакларына килгәндә, “Националь юниор” классында 16 яшькә кадәргеләр арасында Азнакайдан Илһам Ибәтуллин җиңү яулады. 16 яшьтән өлкәнрәкләр арасында “Национальный” классында Азат Җиһаншин өченче урынга чыкты. Картингчылар клубына йөрүчеләр команда ярышларында катнашу өчен картинглар күбрәк булсын иде, дигән теләкләрен дә белдерде, диелә район хәбәрендә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100