news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Азнакайга Казаннан язучылар кайтты

Бу очрашуда ТАССР һәм Татарстан китап нәшриятының 100 еллыгы да, Театр һәм районда игълан ителгән Чатыр тау еллары тематикасы да күтәрелде.

Азнакайга Казаннан язучылар кайтты
aznakaevo-rt.ru

(Азнакай, 12 апрель, “Татар-информ”, “Маяк”, Резеда Шәрипова). Азнакай районы үзәк китапханәсендә күренекле әдипләр Марсель Галиев, Әхәт Гаффар һәм яшь шагыйрь, Татарстан китап нәшриятының бүлек мөхәррире Рифат Сәлах белән җылы һәм тәэсирлы очрашу узды. Бу турыда район газетасы хәбәр итә.

Туган тел, китап язмышы турында тирән эчтәлекле сөйләшү шигырьләр, җырлар, Азнакай халык театры артистларының чыгышлары белән үрелеп барды.

Бу очрашуда ТАССР һәм Татарстан китап нәшриятының 100 еллыгы да, Театр һәм районда игълан ителгән Чатыр тау еллары тематикасы да күтәрелеп, язучылар белән китап сөючеләр арасында бик кызыклы һәм файдалы әңгәмә узды.

– Марсель Галиев Чатыр тауны татар әдәбиятының мәккәсенә әверелдерде. Анда кемнәр генә кунак булмады! Татарстан китап нәшрияты да бөтен язучыларның Чатыр тавы, – диде Әхәт Гаффар.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100