news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Азнакайга “КАМАЗ-мастер” экипажы килде

Балалар иҗаты үзәгендә азнакайлылар команда әгъзалары – Айрат Мәрдиев һәм Андрей Каргиновка үзләрен кызыксындырган сорауларны бирделәр.

(Азнакай, 20 февраль, "Татар-информ", "Маяк"). Яр Чаллы егетләре кечкенәдән куелган максатларына тугры калып, менә инде 40 ел безне дөньякүләм танылган авто-раллида алдынгы урыннары белән шатландыралар. Быел да алар “Дакар-2018” марафонында 27 тапкыр катнашып беренче һәм өченче урыннарны – алтын һәм бронза медальләрен алып кайттылар һәм әлеге ярышларның 15 тапкыр җиңүчеләре булдылар. Төп үзенчәлеге шунда: команда халыкара ралли өчен техниканы үзе проектлый, үзе ясый, ярыш машиналарын үзе җыя, шулар белән ярышларда катнаша.

Легендар “КАМАЗ-мастер” командасы белән күзгә-күз очрашу бәхете Азнакай шәһәре яшьләренә дә елмайды. Балалар иҗаты үзәгендә азнакайлылар команда әгъзалары – Айрат Мәрдиев һәм Андрей Каргиновка үзләрен кызыксындырган сорауларны бирделәр.

Кунакларны район башлыгы Марсель Шәйдуллин сәламләде.

– Сезнең барыгызны да чын күңелемнән «КАМАЗ-мастер» командасының чираттагы зур җиңүе белән котлыйм. Барыгызга да – спортчыларга, белгечләргә бердәмлегегез, тырыш хезмәтегез, искиткеч нәтиҗәләрегез һәм безнең республика, илебез белән горурлану мөмкинлеге биргәнегез өчен рәхмәт белдерәм. Киләчәктә команда тагын да күп җиңүләргә ирешер дип ышанабыз, – дип ул куелган максатларга ирешүдә көч-куәт теләде һәм районынбызның истәлекле бүләкләрен тапшырды.

Спортчылар видеофильм аша “Дакар” марафонының барышы, чыгышлары белән таныштырдылар, команда туплану тарихын сөйләделәр.

Алар һөнәр, ярышларны оештыруга, чит илләрдә кабул итүгә, шәхси тормышларына бәйле сорауларга бик теләп җавап бирделәр.

– Җиңү дөрес сайланган тактика, автомобильләрне җитди әзерләү, машина йөртүчеләрнең мораль-физик сыйфаты, штурман һәм механикларның осталыгы барәбәренә килде, – диде “Ефәк юл” марафонының икеләтә җиңүчесе Айрат Мәрдиев уңыш сере турында.

Андрей Каргинов ике улының да картинг спортына мөкиббән китүләре турында кызыклы итеп сөйләде.

Җөмһүриятебездә яшьләр тормышы, гамәлгә ашырылучы проектлар белән республика яшьләр комитеты әгъзасы Ксения Рәхимуллина таныштырды.

Очрашу ахырында теләге булган һәркем Татарстан мәйданына куелган “КамАЗ” машинасы янәшәсенә басып команда белән фотога төште.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100