Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Азнакайга Гүзәл Удачина җитәкчелегендәге делегация килде
Татарстан Республикасында балалар хокукларын яклау буенча вәкил халыкны кабул итү дә үткәрде.
(Азнакай, 17 июнь, “Татар-информ”, “Маяк”, Лиза Нурлыева). Татарстан Республикасында балалар хокукларын яклау буенча вәкил Гүзәл Удачина җитәкчелегендәге делегация Азнакай районына эшлекле визит белән килде. Делегация составында аның аппараты җитәкчесе Эльвира Сафина һәм балигъ булмаган балалар белән эшләү һәм аларның хокукларын яклау буенча республика комиссиясенең җаваплы секретаре Илсөяр Гарифуллина да бар иде. Аларны район башлыгы Марсель Шәйдуллин үзендә кабул итеп, балаларны сәламәтләндерү һәм белем бирү учреждениеләре эшчәнлеге белән бәйле мәсьәләләр хакында сүз алып барды, дип яза районның “Маяк” газетасы.
Районыбызга визиты вакытында Гүзәл Удачина халыкны кабул итү дә үткәрде.
Сабыйлыктан да чыгып бетмәгән, ана назын тоеп яшисе балаларын иренә ташлап киткән, нарасыйларының ничек, кайда яшәве белән кызыксынып та карамаган, аларга алимент түләмәгән, алай гына да түгел, фатир өлешеннән мәхрүм иткән ана турында ишеткәч, ирексездән шундый пошаманлы уй килде. Кая тәгәрибез? Каян килә мондый мәнсезлек? Хайваннар да үз балаларын ташламый, алай гына түгел, читләрне дә үстерә...
Әнә шулай вәкил янына һәркем үз проблемасы белән килгән. Әйтик, ике ятимне үз канаты астына алган әбиләре җәйлектә аларның берсенә ял лагерына юллама алып, икенчесен вакытлыча эшкә урнаштырып булмасмы, дигән гозерен җиткерә. Россия шәһәрләренең берсеннән күчеп килгән гаиләдәге балаларның укыту-тәрбияләү белән бәйле мәсьәлә инде ел дәвамында биләмә башлыгының да, мәгариф бүлегенең дә җан тынычлыгын качырган. Физик мөмкинлекләре чикле балаларны мәктәптә укыганда ук һөнәргә һәм халык һөнәрчелегенә өйрәтү класслары ачып булмасмы дигән тәкъдимне дә вәкил хуплап алды. Ташламалы дарулар исемлегенә күпләр өчен бик тә тәҗел булганнарын өстәү, мәктәп туклануында аз керемле гаиләләрдә тәрбияләнүче балалар өчен дотацияне арттыру турында фикерләрне министрлыкларга мөрәҗәгать итеп юллау турында килешенде.
Шушы ук көнне район җитәкчелеге, депутатлар, балаларга белем һәм тәрбия бирү, сәламәтлек сагы учреждениеләре вәкилләре катнашында районның балигъ булмаган балалар эшләре һәм аларның хокукларын яклау буенча комиссиянең киңәйтелгән утырышы узды. Аны район башлыгы Марсель Шәйдуллин алып барды.
Бүгенге көндә районда социаль яктан имин булмаган 26 гаилә бар, аларда 47 бала тәрбияләнә. КДНда шушы 7 айда 286 эш каралган. Балигъ булмаган балаларын тәрбияләүгә салкын караган өчен административ җаваплылыкка тартылган 53 гаилә һәрчак күз уңында, аларга даими рәвештә рейдлар ясалып тора. Хокук тәртибе бозып исәптә торучы яшүсмерләрнең барсына да җитәкчеләр һәм депутатлар җәмгыяви тәрбияче итеп билгеләнгән. Ведомствоара консилиумнарда бу гаиләләр белән максатчан эшчәнлек алып барыла, “Гармония” психологик-педагогик хезмәт тарафыннан һәртөрле ярдәм күрсәтелә, җәйге каникул чорларында балалар вакытлыча эшкә урнаштырыла, сәламәтләндерү һәм хезмәт лагерьларына җибәрелә... Боларның барсы хакында да тәфсилле мәгълүматлар бирелде, хисап тотылды. Башкала кунаклары төрле юнәлешләрдәге эшчәнлекне тагын да активлаштыру буенча фикер-киңәшләре белән дә уртаклаштылар.
–Азнакай районы балалар белән эшләү, аларга тәрбия һәм белем бирү, проблемаларын хәл итүдә һәрчак тәҗрибә урыны булып тора, сездә бу эшчәнлек үз югарылыгында алып барыла, – дип йомгаклады сүзен Гүзәл Удачина. – Сүз дә юк, әле хәл итәсе, ахыргача җиткерәсе, тормышка ашырасы эш-проблемалар да бар, шәт, барсын да бергәләп җиңәрбез.
Ул балалар белән бәйле мәсьәләләрнең кайсы өлкәдә булмасын, иң беренче булып хәл ителергә тиешлеген ассызыклады, диелә район хәбәрендә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз