news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Азнакайдан яшь боксчы Бөтенроссия турнирында җиңү яулаган

Ярыш Түбән Камада узган.

(Казан, 3 декабрь, "Татар-информ", “Маяк”). Түбән Камада бокс буенча узган Бөтенроссия турнирыннан азнакайлы Радель Галиев чираттагы җиңүен яулап кайтты, дип яза районның "Маяк" газетасы.

Әлеге мәртәбәле ярышларда илебезнең төрле почмагыннан йөзгә якын спортчы көч сынашты. 46 килограммга кадәр авырлыкта СССРның спорт мастеры Нияз Хәмидуллин кул астында шөгыльләнүче, 8 нче мәктәпнең 8 нче сыйныф укучысы Радельгә тиңнәр булмады. 

news_right_1
news_right_2
news_bot