Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Азнакайдан беренче кино төшерүче Фәрәгать ага: “Теләсә кем кино төшерә алмый ул”
Фәрәгать ага озак еллар авылның имамы булып та тора, авылдашларын иманга, дингә тарту, дини йолаларны җиренә җиткереп үтәүдә игелекле эшләр башкара.
(Азнакай, 14 июль○, "Татар-информ", "Маяк"). Заманасы өчен районда гына түгел, бөтен Республика күләмендә дә беренчеләрдән була ул. Фәрәгать ага Мәннанов ул чорларда Актаныш, Минзәлә һәм Татшуганда гына халык киностудияләре эшләве турында сөйли, дип яза район газетасы.
Ходай тарафыннан бирелгән кыска гына гомереңдә күңелеңә хуш килгән, яраткан эшең белән шөгыльләнү кеше өчен олы бәхет ул. Кемнәрдер гомерләре буе шул күңел тартмаган эшендә эшли, ә икенчеләре “үзенеке түгеллеген” чамалап, үзвакытында баш тарта. Моның өчен көчле ихтыярлы, нык характерлы булу кирәктер. Сугыш чоры баласы буларак, томыш михнәтләрен үз җилкәсендә шактый татыган Фәрәгать исемле егет тә җиденче сыйныфны тәмамлаганнан соң , тормыш юлын төзүче һөнәре белән бәйләмәкче була һәм ФЗӨдә укып чыга.
–Бөгелмәгә эшкә җибәрделәр. Бер көн җир казыдык, икенче көнне... өченчесендә түзмәдем, кайттым да киттем. Минеке түгел, минем җанга, күңелгә туры килә торган эш түгел иде бу.
Һәр яңалыкны алдан күреп ала торган, булдыклы, эшлекле һәм бер нәрсәрдән куркып калмый торган кыю егет була ул. 1953 елда Азнакайда кинофикация бүлеге булдырыла һәм авылларда кинофильмнар күрсәтелә башлый. Ул чор өчен бу иң зур яңалык, беренче киноларны караганда тамашачылар залга сыймый торган була. Шул чорда Казаннан килеп киномеханиклыкка укыта башлыйлар. Анда, әлбәттә, яңалыкка омтылучан Фәрәгать тә укырга керә. Әнә шулай яшь егет халыкка мәдәни-эстетик тәрбия бирүче мәдәният хезмәткәре булып китә. Авылдан-авылга кино куеп йөри башлый. Кино куючы һөнәре ул вакытта бик тә абруйлы була. Әмма, Фәрәгатьне дан-шөһрәт кызыксындырмый. Ярата ул бу һөнәрен. Армиядә хезмәт иткәндә дә кино куя, почта ташый. Киредән туган якларына кайткач, озак юанып йөрергә туры килми. Районның культура бүлегенә чакырып алалар үзен һәм Татшуган авылы клубына мөдир булырга тәкъдим ясыйлар. Инициативалы егеткә мондый эш тәкъдим итүләре юкка гына түгел, районда кино сәнгатен үстерүгә зур өмет багълыйлар аңа. “Җитәкчеләр һәммәсе мораль һәм матди ярдәм күрсәттеләр. Киностудияне ачу, төрле аппаратлар һәм башка кирәк-яраклар алыр өчен бернинди авырлык булмады”, – дип искә ала Фәрәгать Мәннанов.
Ул бу эшенә башы-аягы белән чума. Райондагы истәлекле вакыйгалар, татар халкының гореф-гадәтләре, йолалары – Кыз озату, Сабантуйлар, иген уңышы ... районыбызның фидакарь кешеләре һәм башкалар турында сюжетлар төшерә ул. Районда һәр семинар, зур чаралар да аның фильмнарыннан башка узмый. Алар арасында “Уңыш – 79”, “Азнакайның карабодай басулары” һәм башка авыл хуҗалыгы темасына документаль фильмнар була. Фәрәгать Мәннанов оештырган “Муса Җәлил” исемендәге халык киностудиясе республикада гына түгел, бөтен ил күләмендә уңышларга ирешә. Ул Бөтенсоюз фестивальләрендә күп тапкырлар лауреат исеме ала. Мәдәният министрлыгының Почет грамоталары, 1981 елда “Почет Билгесе” ордены белән бүләкләнә.
Соңгы елларда җәмгыятьтә булган үзгәрешләр: телевизор, интернет кебек күренешләр кино сәнгатен авыл клублары, мәдәният йортларыннан кысрыклап чыгарды. Авылларда һәм шәһәрдә кино күрсәтү, шул исәптән аерым штатлар бетте. Шулай итеп, данлыклы Татшуган халык киностудиясе дә таркала. Ә аның оештыручысы Фәрәгать Мәннанов район тарихын яктырткан, балалар һәм яшүсмерләргә тәрбия биргән, халкыбызның гореф-гадәтләрен саклап калуда ярдәм иткән документаль фильмнар төшерелмәвенә әле дә борчыла. Лаеклы ялга чыкканнан соң да әле видеокамера алып, эшен дәвам итә. Авыл Сабан туйларын, башка эчтәлекле чараларны төшереп йөри. Фотоаппараты да үзе белән. Максаты: ниндидер табыш алу түгел. Туйларда да иртән төшерсә, кичтән инде фотоларны яшьләргә тапшыра. “Аларның әле болай да тормышы башлана гына, кечкенә булса да яшьләргә стимул булсын дип бүләк итә идем”, – ди ул. Әмма болар инде бөтенләй башкача, теләсә кемнең камера тотып төшерүен дә кабул итә алмый ул:
– Киноны бөтен кеше дә төшерә алмый аны Ул операторның осталыгына, фантазиясенә бәйле. Аның эчтәлеге дә тәрбияви, ихлас, матур булырга тиеш. Авыл Мәдәният йортларында мондый штатны бетереп дөрес эшләмәделәр. Халык элекке фильмнарны юксына. Аларда безнең үткәнебез, тарихыбыз. Район тарихы барланып, язылып барырга тиеш, – ди ул.
Фәрәгать ага озак еллар авылның имамы булып та тора әле, авылдашларын иманга, дингә тарту, дини йолаларны җиренә җиткереп үтәүдә игелекле эшләр башкара. Ул, гомумән, киңкырлы талант иясе. Нәселләре белән гармунчылар да әле алар: бертуганы Әхәт, аның улы Шәфәгать... Татшуган авылының тальянчылар, “Яшьлек” вокал-инструменталь ансамбльләре районда гына түгел, республикада да бер була. Биредә чыныгу алган Шәфәгать Сәлихов соңрак зур сәхнәдә Салават Фәтхетдинов труппасында эшли.
Әңгәмәбез шәхси тормышка килеп җиткәч, җәйге уттай эш чорында бар түземлеген җыеп тыңлап утырган Галия апа кыска гына аңлатып бирде:
–Мин менә шушы өйдә туган кыз инде. Беркая, бер адым да читкә китмәдем. Әтисе белән икесе бергә килделәр дә кулымны сорадылар. Без әни белән икәү генә яши идек, ә аларның гаиләсе ишле. 1964 елдан бирле менә шушында яшәп калдык. “Ых” дип тә авыр сүз әйткәне юк. Эчми, тартмый. Бик әйбәт кеше ул. Дүрт бәбиебез: өч кыз, бер малай булды. Хәзер барысы да үз тормышлары белән яшиләр, сигез оныгыбыз бар.
Галия апа “Эконом” колхозында сыер савучы булып эшләгән, “Аеруча хезмәт күрсәткән өчен” медале белән бүләкләнгән. Хезмәт ветераннары Мәннановлар – авылда бик хөрмәтле, үрнәк гаиләләрнең берсе. Умарта, кош-корт асрап, җиләк-җимеш үстереп, балалары, оныкларын каршы алып, озатып мәш килеп яшиләр. Ул көнне дә безне тавык-чебешләре белән бергә Фәрәгать ага белән авыл Советы секретаре Гөлсинур Әхмәдишина озата калдылар. Ә Галия апа күренмәде, тавыкларына җим әзерләргә китте, ахры. Гаепләп тә булмый. Мең төрле мәшәкатле, тавык-чебеш, каз-үрдәкле, умарталы авыл тормышы бу. Ишегаллары чиста, кош-кортлары тук, өйләре ямьле булсын өчен “эш-эш” дип чапкан ак яулыклы Галия апайлар, җитмеш төрле һөнәр иясе булган түбәтәйле Фәрәгать агаларның үзләре турында да матур бер кино төшерәсе килеп китте...
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз