Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Азнакайдагы яшь педагоглар арасында чит тел укытучылары яхшырак эшли
Бәйгедә Урманай мәктәбеннән - Гөлназ Әсхапова, Азнакай 1нче мәктәбеннән - Ләйсән Мөхәммәтшина, Урсай мәктәбеннән Роман Шпаков җиңгән.
(Азнакай, 23 май, “Татар-информ”, “Маяк”, Резеда Шәрипова). Укытучы һөнәренең дәрәҗәсен күтәрү һәм аларның сәләтләрен ачыклау максатларында ел саен районда мәгариф идарәсе тарафыннан яшь педагоглар арасында конкурс үткәрелә, дип хәбәр итә район газетасы.
Алар өч номинациядә көч сынаштылар. Бер ел эш стажы булганнар укучылар, хезмәттәшләре, ата-аналар арасында үткәрелгән сораштыру нәтиҗәләре буенча “Заманча дәрес һәм мин” дигән эссе яздылар. Икенче елын эшләүчеләр – портфолиоларын, өч ел стажлылар визитка белән “Заманча дәрес һәм мин” яки “Заманча мәктәп һәм мин” дигән эшләрен тәкъдим иттеләр.
Конкурсның йомгаклау турына шәһәр һәм район мәктәпләреннән 9 педагог чыкты. Аларга яшь педагогларның район методик берләшмәсе җитәкчесе Гүзәл Якупова, мәгариф идарәсе начальнигы урынбасары Лилия Әхмәдишина, “Ел укытучысы” бәйгесендә җиңүчеләрдән торган жюри бәя бирде.
Быел җиңү яулаучыларның барысы да чит тел укытучылары: Урманай мәктәбеннән Гөлназ Әсхапова, Азнакай 1нче урта мәктәбеннән Ләйсән Мөхәммәтшина, Урсай мәктәбеннән Роман Шпаков.
"Кечкенәдән укытучы булырга хыяллана идем. Әнием дә укытучы. Әлеге һөнәрне сайлаганга һич үкенмим. Мондый бәйгеләр тагын да иҗадирак эзләнеп эшләргә, үсәргә ярдәм итә", – ди Гөлназ Әсхапова.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз