Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Азнакайдагы өлкәннәр айлыгы: район үзешчәннәре һәр көнне бер авылда концерт куя
Сарлы урта мәктәбе укучылары һәм укытучылары “Елмаюыңны бүләк ит” акциясендә әби-бабайларга смайликлар бүләк иткән.
(Казан, 24 сентябрь, “Татар-информ”). Өлкәннәр айлыгы кысаларында Азнакай районында күптөрле чаралар үтә. “Юлдаш” агитбригадасы бу көннәрдә гел юлда, район үзешчәннәре һәр көнне бер авылда өлкәннәребезгә концертлар куеп, аларны ял иттереп, күңелләрен күреп кайта. дип хәбәр итә aznakaevo-rt.ru сайты.
"Игелек айлыгы әнә шулай гел игелекләр белән тулган. Моннан тыш, авыл биләмәләрендәге активистлар да өлкәннәребезгә күпьяклы ярдәм чаралары оештыралар", - дип яза газета.
Мисалга, Сарлы урта мәктәбе укучылары һәм укытучылары ел башыннан бик күп файдалы һәм кызыклы эшләр белән мәшгуль. Көзге игелек атнасында Ык елгасы яр буендагы чүп-чарны, һәйкәл янын чистарттылар. Өлкәннәргә дә ярдәм итеп, хәлләрен белеп кенә торалар. 8 нче сыйныф укучылары авыл урамында “Елмаюыңны бүләк ит” акциясе үткәрделәр. Өлкән әби-бабайлар белән аралашып, аларга смайликлар бүләк иттеләр.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз