Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Азнакайда үзешчән композитор Сафуан Хәбировның иҗат кичәсе үтте
Азнакайда үзешчән композитор Сафуан Хәбировның иҗат кичәсе үтте
Азнакайда үзешчән композитор Сафуан Хәбировның иҗат кичәсе үтте
(Азнакай, 2 февраль, “Татар-информ”, “Маяк”, Резеда Шәрипова)
Районыбызда Сафуан Хәбировны моңлы көйләре аша яхшы беләләр. Бик күп якташ шагыйрьләребез иҗатын җырга салып, аларга икенче сулыш өргән үзешчән композитор ул, дип яза район газетасы.
Әмма үзешчән дигән сүз белән һич килешәсе килми. Әгәр синең җырларың кеше күңелләрен айкап, хис өермәләре тудыра, җаннарны күкнең җиденче катына ашыра икән, монда югары һөнәри осталык ята торгандыр.
Чатыр тау итәгенә сыенып утырган Уразай авылында кечкенәдән җырга-моңга тартылып үскән Сафуанның тормыш юлы мәдәният тармагы белән үрелгән. Лениногорск педучилищесының музыка бүлеге… Мөслим районы Татбүләр авылы клубы … Германиядә солдат хезмәте… Азнакайда ятимнәр интернат-мәктәбендә җыр укытучысы… Азнакай Мәдәният йортында аккомпаниатор… Районның кино челтәре директоры… Алты дистә ел эчендә күпме юллар узылган да, кайларда гына гармун күрекләре сузылмаган!
Менә шуларның барысына йомгак ясап, район үзәк китапханәсендә Сафуан Хәбировның иҗат кичәсе үтте. Китапхнәче Фәүзия Исламова әңгәмә рәвешендә аның гомер йомгагын сүтте. Чын ир-егетләр сүзгә саран булалар. Сафуан да үзенең бала чагы, яшьлеге, бүгенгесе хакында тыйнак кына сөйләде. Ләкин «Азнакай гүзәлләре» триосы, Ландыш һәм Гөлчәчәк Садретдиновалар, авторның үзе башкаруында җырлар артык сүләрсез дә аның искиткеч сәләтен, бай иҗатын ачып салдылар. Җирле шагыйрәләр Айгөл Вәлиуллина, Сәрвәр Хәнипова, Марс Идиатов үз шигырьләренә язган матур көйләре өчен ихлас рәхмәтләрен әйттеләр һәм иҗади дуслыкның дәвамлы булуын теләделәр. Ә кызы – кечкенә Чулпанның сәнгатьле итеп шигырь укуы әтисенә зур бүләк булды.
Мәдәният идарәсе җитәкчесе Светлана Кәлимуллина, үзәкләштерелгән китапханәләр челтәре директоры Зөлфия Исламова һәм кичәгә килгән башка кунаклардан да җылы теләкләр һәм бүләкләр иреште моң хуҗасына.
Сафуан Хәбиров – йөзләгән җыр авторы. Бер кичәдә алар белән танышып бетү һич мөмкин түгел. Шуңа күрә ул азнакайлыларны 29 мартта Мәдәният йортында үзенең зур концертында көтеп кала, диелә район хәбәрендә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз