news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Азнакайда әзербайҗаннар җәмгыяте җыелышында халыклар дуслыгы темасы яктыртылды

Азнакай шәһәренең Халыклар дуслыгы йортында «Нарзан» әзербайҗаннар җәмгыятенең җыелышы узды.

(Азнакай, 10 июнь, "Татар-информ", "Маяк"). Азнакай шәһәренең Халыклар дуслыгы йортында «Нарзан» әзербайҗаннар җәмгыятенең җыелышы узды, дип хәбәр итә район газетасы.

Район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Дамир Гыйләҗев, мәдәният идарәсе начальнигы урынбасары Светлана Кәлимуллина җәмгыять вәклилләре белән очрашып, көнүзәк мәсьәләләр хакында сөйләштеләр. Анда халыклар дуслыгы, милли традицияләрне яңарту, яшьләргә патриотик тәрбия бирү темалары яктыртылды, диелә район хәбәрендә.

news_right_1
news_right_2
news_bot