news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Азнакайда "Заманча супер-әби" бәйгесендә җиңүчеләр ачыкланды

Районның супер-әбие исеменә Кәтем авылыннан 5 бала тәрбияләп үстергән, 3 онык әбисе Гүзәлия Галиева лаек булды.

Азнакайда "Заманча супер-әби" бәйгесендә җиңүчеләр ачыкланды
aznakaevo-rt.ru

(Азнакай, 3 май, "Татар-информ", "Маяк", Резеда Шәрипова). Авыл җирлекләре арасында узган "Заманча супер-әби" бәйгесендә 42 хатын-кыз көч сынашты һәм финалга аларның унысы чыкты. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.

Борын-борыннан әбиләр буыннар чылбырын бәйләүчеләр, гореф-гадәтләребезне, халык иҗатын оныкларына тапшыручылар, аларны бишектән багып тәрбияләүчеләр булганнар. Бу бәйгедә замана әбиләре үзләренең аш-суга, җыр-моңга, кул эшләренә осталыкларын күрсәттеләр.

Районның супер-әбие исеменә Кәтем авылыннан 5 бала тәрбияләп үстергән, 3 онык әбисе Гүзәлия Галиева лаек булды. Калган конкурсантлар да төрле номинацияләр буенча бүләкләнде.

news_right_1
news_right_2
news_bot