news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Азнакайда законсыз мигрантларны ачыклау эше активлашачак

Районда миграция исәбенә куелган чит ил гражданнары һәм гражданлыгы булмаган затлар саны 2 процентка арткан

 (Казан, 11 ноябрь, “Татар-информ”). Азнакай муниципаль районында миграция исәбенә куелган чит ил гражданнары һәм гражданлыгы булмаган затлар саны 978дән 1001гә, ягъни 2 процентка арткан. Бүгенге көнгә 885 вакытлыча килгән чит ил гражданы килү урыны буенча исәпкә куелган. Ә инде тору урыны буенча миграция исәбенә куелучылар саны 69 кеше тәшкил итә.
Россия федераль миграция хезмәте идарәсенең (УФМС) ТР буенча бүлеге Азнакай бүлекчәсе начальнигы, эчке хезмәт капитаны Эльвира Мәрданшина сүзләреннән аңлашылганча, күпчелекне Бәйсез Дәүләтләр Берлегендә яшәүчеләр, аеруча үзбәкләр (512) һәм таҗиклар (128), әрмәннәр (100) тәшкил итә. Ә инде ерак чит илләрдән килүчеләр әллә ни күп түгел. Әйтик, быел Германия һәм Төркиядән – алтышар, Төрекмәнстаннан – биш, Сербиядән дүрт кеше килгән.
462 кеше эшкә килгән, бу гомуми санның 52,20 проценты. 45,42 процентының килү сәбәбе шәхси максатларда булса, 1,36 проценты – туристлар. Әлбәттә, арада эш визиты ясаучылар да бар.
Бүгенге көндә Азнакай районында даими яшәүгә йөз тоткан 92 чит ил кешесе бар. Аларның 44е Үзбәкстаннан, 13е – Әрмәнстаннан, шулай ук Төркиядән – 2, Пакистаннан 1 кеше бар. Аларның күпчелеге Азнакай шәһәрендә, Актүбәдә, Буралы, Благодатный, Сәпәй авылларында яши. Вакытлыча яшәп торуга рөхсәт алган 165 чит ил кешесе булуын да әйтергә кирәк.
- Ә инде безгә килү, монда яшәү, эшчәнлек алып бару кагыйдәләрен бозуларга килгәндә, андый очраклар бар. Миграция закончалыгын бозу фактларын ачыклау максатында шушы тугыз ай эчендә 92 чара үткәрелде, аларның 50се УФМС хезмәткәрләре тарафыннан булса, 21ен эчке эшләр бүлеге белән, янә 21ен башка органнар белән берлектә үткәрдек. Закон бозу очраклары турында 206 административ беркетмә төзелде.
Әлеге хокук бозуларның күпчелеге Россия Федерациясе территориясенә керү яки анда булу (яшәү) таләп-кагыйдәләрен сакламау белән бәйле.
Суд карары белән 32 кеше РФ территориясеннән чыгарылды. УФМС бүлекчәсе, ЭЭМның Азнакай районы буенча бүлеге белән берлектә һәм закон нигезендә бирелгән вәкаләтләр кысасында даими рәвештә оператив кисәтү чаралары, законсыз миграция каналларын, чит ил гражданнарының РФ биләмәсендә тору тәртибен бозуларын, аларны хезмәткә тарту кагыйдәләренең үтәлешен ачыклау буенча махсус операцияләр дә уздыра.
Әле көзге чорда гына да шундый “Маршрутка”, “Базар”, “Рәсми булмаган мигрант” операцияләре үткәрелде. Экстремизм һәм террорчылыкка юл куймау, шулай ук дини оешмалар эшчәнлеге, яшьләр төркемнәре хакында һәрчак хәбәрдар торабыз, бу юнәлештә УФСБ, эчке эшләр бүлеге, прокуратура белән тыгыз элемтәдә эшлибез. Чит ил гражданнары хезмәт куйган урыннарда тикшерүләр үтеп тора.
Район биләмәсендә законсыз яшәүчеләрне һәм аларга эш бирүчеләрне ачыклау буенча эшне тагын да активлаштыру күздә тотыла һәм инде, әлбәттә, закон бозучыларга карата тиешле чаралар күреләчәк, - ди Эльвира Ринат кызы.
Бу хакта “Маяк” газетасы хәбәр итә.

news_right_1
news_right_2
news_bot