news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Азнакайда ЗАГСта берьюлы өч гаилә тантана итте

Аларны әлеге истәлекле көннәре белән муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин тәбрикләп, бүләкләр тапшырды.

(Азнакай, 7 июль, “Татар-информ”, “Маяк”, Резеда Шәрипова). Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык бәйрәме уңаеннан Азнакай ЗАГС бүлегендә беръюлы өч пар тантана итте. 7 июльдә Айрат һәм Рузанна Әхмәтшиннар язмышларын бергә бәйләсә, Мәнәвездә яшәүче Маһира апа һәм Мәгъдәнур абый Фазлыевлар бриллиант туйларын билгеләп уздылар, Эльвира һәм Ирек Гәрәевләрнең Солтан атлы икенче уллары актлар китабына 300 нче бала булып теркәлде. Аларны әлеге истәлекле көннәре белән муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин тәбрикләп, бүләкләр тапшырды, дип яза җирле басма.

Биш ел дәвамында очрашып йөргән Айрат белән Рузанна 07.07.17 санын махсус сайлаганнар. Җитмәсә, алар быел 117 пар булып та теркәләләр.

– Анысына ук өметләнмәгән идек, нык шатбыз, дулкынланабыз. Әлбәттә, бәхет саннарга бәйле түгел, шулай да бүген юрауларга бик тә ышанасы һәм озын-озак еллар тигезлектә матур гомер кичерәсәбез килә, – диләр.

Госстрахта икътисадчы булып эшләгән Маһира апа белән «Сельхозтехника» берләшмәсендә 40 ел шофер булып эшләгән Мәгъдәнур ага өчен гаилә татулыгы һәм бөтенлегенең сере гап-гади.

– Түземлелек, бер-береңә юл куярга кирәк. Мин кызурак, бабай сабыр, – ди Маһинур апа.

Бу хатын-кыз итәгатьлелеге белән генә әйтелгән сүзләрдер, чөнки менә биш ел инде Мәгъдәнур абыйны инсультан соң сабый баладай тәрбияли ул.

Буралы кызы белән Чубар Абдул егетенең чәчләрен-чәчкә бәйләүләренә алты дистә ел узып китсә дә, алар яшьлектәге хисләрен вакламый саклый алганнар, үз үрнәкләрендә ике бала тәрбияләп үстергәннәр, бүгенге көндә 4 оныклары бар.

Эльвира һәм Ирек Гәрәевләр, гаилә күрке сабый дигән кебек, алдагы ике парны тоташтыручы чылбыр булды. Бу көнне аларның яңа туган уллары Солтан ЗАГСның актлар китабына 300 нче бала булып теркәлде. Ә районыбызда түгәрәк саннарны шулай билгеләп узу күптәннән күркәм традициягә әверелде.

– Олы улыбызга 6 яшь инде. Абыйсына иптәш, терәк булыр дип алып кайттык, – диләр алар.

Әйе, сикәлтәле тормыш юлында авыр чакта таянырга ышанычлы парың да, олыгайган көндә терәк булырдай балалар да кирәк. Гаилә мәхәббәткә һәм тугрылыкка корылганда гына ныклы һәм озын гомерле була ала.

Сүз уңаеннан:
2017 елның 7 июлендә районда ЗАГС бүлегендә 15 пар никахларын теркәде. Ә 2007 елда бу көнне язылучылар саны 4 пар гына булган.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100