Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Азнакайда ЗАГС хезмәткәрләренең һөнәри осталыгы республика бәйгесенең зона этабы үтте
Азнакайда үткән бәйгенең зона этабына башкаладан һәм 9 районнан кунаклар җыелды.
(Азнакай, 27 июнь, “Татар-информ”, “Маяк”, Лиза Нурлыева). Азнакайда ЗАГС хезмәткәрләренең һөнәри осталыгы республика бәйгесенең зона этабы үтте, дип яза районның “Маяк” газетасы.
Азнакайда үткән бәйгенең зона этабына башкаладан һәм 9 районнан кунаклар җыелды. Анда ЗАГС бүлеге хезмәткәрләре иң зәвыклы, эчтәлекле никаһлашу һәм балага исем кушу тантаналарын үткәрүдә осталыкларын сынашты. Бер үк вакытта яңалыклар ачу, тәҗрибә уртаклашу да булды ул. ЗАГС хезмәткәрләре барсы да сөйкемлеләр, сылу гәүдәлеләр, телләре-телгә дә йокмый. Күрәсең, эшкә алганда аларның бар яклап уңган-булганлыгын сыный торганнардыр, дигән фикер кала.
Азнакай – кунакчыл төбәк. Милли ризыклар белән чәйләп алгач, кунаклар Үчәлле авылы үзешчәннәренең “Кыз ярәшү” йоласын тамаша кылды. Аннары инде сәхнәгә бик купшы “ЗАГСка – 100ел” торты чыкты. Юк, гади торт кына түгел иде ул. Аннан өлеш тигән бәйгенең һәр катнашучысына изге теләкләр юлланган саннар яшеренгән булып чыкты. Бәйге булса да, ханым-туташларның бер дә дулкынлануы сизелми, ә нигә борчылсыннар, никаһлашу тантанасы үткәрү аларның гадәти вазифасы бит.
Әйтергә кирәк, бәйге бик мавыктыргыч барды. ЗАГС хезмәткәрләренең иҗаты ташып тора. Тантана эчтәлеген һәркем үзенчә иткән: берәүләр аны милли гореф-гадәтләребез белән бизәсә, икенчеләре җәмгыятьнең нигезе булган гаилә кыйммәтләрен ассызыклаган, өченчеләре яшьләр күңеленә хуш килерлек заманча көй, алымнар өстәгән... Кыскасы, һәркемнең үз стиле, эшләү алымы. Әмма барсында да бер уртак мәгънә салынган: гаилә төзү кеше гомерендә була торган иң җаваплы адым, ул ныклы һәм гомерлек булсын!
Бәйгедә Азнакайның ЗАГС бүлеге хезмәткәрләренең икеләтә җиңүе – җитәкчесе Элфинур Хәйретдинованың тантаналарны татар телендә алып баруда беренче, бүлекнең баш белгече Светлана Шакированың рус телендә алып баруда өченче урыннарны яулавы райондашлары өчен аеруча куанычлы булды.
–Бик матур бәйрәм булды бу, – дип йомгаклады бәйгене ТР Министрлар Кабинетының ЗАГС идарәсе начальнигы урынбасары Ренат Әхмәтҗанов. – Хезмәткәрләребез үзләренең чын мәгънәсендә яхшы оештыручы, алып баручы, хәтта әйтер идем, сәхнә осталары булуын тагын бер кат исбатладылар. Зона турын үткәрүдә зур ярдәм иткән хуҗалар – Азнакай районы җитәкчелегенә, район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Дамир Гыйләҗевка, ЗАГС бүлеге коллективына рәхмәтлебез. Азнакайдан барыбыз да күтәренке кәеф, онытылмас тәэсирләр алып китәбез.
Әнә шулай бәйге яңа талантлар ачты, ЗАГС хезмәтенең милли кыйммәтләребезне, телебезне саклауда, гомумән, иҗтимагый тормышта зур роль уйнавын тагын бер кат исбатлады, диелә район хәбәрендә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз