news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Азнакайда юл йөрү кагыйдәләрен кечкенәдән өйрәнәләр

2016 елда "Яшел ут" бәйгесендә район күләмендә икенче урынны яуладылар.

(Азнакай, 10 февраль, “Татар-информ”, “Маяк”, Резеда Шәрипова). Азнакайның “Тамчыкай” балалар бакчасында юл йөрү кагыйдәләрен өйрәтүгә зур игътибар бирелә. Ел әйләнәсендә алар ЮХИДИ хезмәткәрләре белән тыгыз элемтәдә торалар, бергәләп чаралар үткәрәләр: кечкенә балаларга шәһәр урамнарында юл йөрү кагыйдәләре аңлатыла, катлаулы хәлләрдән чыгу юллары күрсәтелә, дип яза районның "Маяк" газетасы.

2016 елда “ Яшел ут” бәйгесендә район күләмендә икенче урынны яуладылар.

“Кызыл, Сары, Яшел” тематик атналыгы кысаларында уздырырылган кичәдә мәктәпкә әзерлек төркеме балалары юл йөрү кагыйдәләре буенча бик күп файдалы мәгълүмат тупладылар. Алган белемнәрен кулланып, иҗади бәйгегә рәсемнәр ясадылар.

Бу эштә тәрбиячеләр ата-аналарның да ярдәмен тоялар.

news_right_1
news_right_2
news_bot