Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Азнакайда юл һәлакәтендә 17 яшьлек егет һәлак булган
Аларның берсе дә куркынычсызлык каешын эләктермәгән була.
(Азнакай, 18 сентябрь, "Татар-информ", "Маяк", Тансылу Саниева). Азнакайда авариядә 17 яшьлек егет һәлак булган. Машина йөртүченең таныклыгы да булмаган. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.
Район ЮХИДИ бүлегеннән хәбәр итүләренчә, Азнакайдан Җәлилгә таба хәрәкәт итүче “Гранта” автомобиле шоферы машина белән идарә иткәндә тиешле тизлекне сакламый һәм алдан барган “КамАЗ”ның арбасына килеп бәрелә. Юл-транспорт һәлакәтендә алган тән җәрәхәтләре нәтиҗәсендә 2002 елгы пассажир авария урынында ук һәлак була.
Машина шоферы Әлмәт сырхауханәсенә илтелә. Аларның берсе дә куркынычсызлык каешын эләктермәгән була.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз