news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Азнакайда йорт тирәләрен яшелләндерәләр

Өмә көнне мәктәп коймасы буйлап 15 юкә, 4 каен, 7 канада чаганы, 5 төп миләш агачы утыртылды.

(Азнакай, 13 июнь, “Татар-информ”, “Маяк”, Лениза Кәлимуллина). Азнакай районында игълан ителгән территорияләрнең санитар торышын яхшырту һәм төзекләндерү икеайлыгы барышында 3нче ТОС активистлары белән күп кенә чаралар оештырырга өлгердек. Шуларның берсенә – йортлар янәшәләрен яшелләндерү буенча алып барылган эшләргә генә тукталасы килә, дип яза районның “Маяк” газетасы.

Берничә ел элек кенә ачылган 1нче мәктәпнең яңа бинасы тирәсе ялан булып утыра иде. Киңәштек тә, биредә яшь үсентеләр утыртырга булдык. Өмә буласын игълан итүгә, бу тирәдәге йортларда яшәүчеләр, мәктәп укытучылары – барсы да анда катнашырга бик теләп риза булуларын белдерделәр. Өмә көнне мәктәп коймасы буйлап 15 юкә, 4 каен, 7 канада чаганы, 5 төп миләш агачы утыртылды.

Бу агачларны мәктәп укучылары карап, су сибеп, тәрбияләп торыр, дип уйлыйбыз. Күп тә үтмәс, алар биек булып үсеп җитәр. Инде олы тормыш юлында үз урыннарын тапкан кичәге укучылар да, шушы тирәдә яшәүчеләр дә бу агачларга карап зур горурлану белән: “Без утыркан идек”, – дип сөйләрләр, диелә район хәбәрендә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100