news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Азнакайда йорт хайваннарына котыру авыруына каршы бушлай прививка ясыйлар

27 сентябрьгә кадәр районда котыру авыруын профилактикалау буенча декада бара.

Азнакайда йорт хайваннарына котыру авыруына каршы бушлай прививка ясыйлар
aznakaevo-rt.ru/

(Азнакай, 22 сентябрь, "Татар-информ" "Маяк", Тансылу Саниева). Азнакайда йорт хайваннарына котыру авыруына каршы бушлай прививка ясыйлар. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.

Быел районда 1 Май, Мәнәвез, Октябрь Бүләк авылларында олы терлек һәм эт котыру очрагы булып, карантин салынган иде.

– Котыру– баш һәм арка мие җилсенеп, бик кискен формада уза һәм үлемгә китерә торган йогышлы авыру. Табигатьтә аларны тарату чыганагы булып төлке, бүре һәм башка шундый ерткыч җәнлекләр, шулай ук хуҗасыз этләр, мәчеләр тора, – ди Азнакай дәүләт ветеринария берләшмәсе җитәкчесе урынбасары Валентина Саттаровага

Район дәүләт ветеринария хезмәте тарафыннан быелның 8 аенда район биләмәсендәге 12034 мөгезле эре терлеккә, 283 атка, 1538 сарыкка, 2449 эткә һәм 1660 мәчегә вакцинация ясалган.

27 сентябрьгә кадәр районда котыру авыруын профилактикалау буенча декада бара. Бу чорда йорт хайваннарына котыруга каршы привиканы бушлай ясатырга мөмкин булачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100