news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Азнакайда Ык елгасы тарихына багышланган конференция үтәчәк

Конференция кысаларында табигатьнең уникаль объектларын күзәтеп булачак.

Азнакайда Ык елгасы тарихына багышланган конференция үтәчәк
архив/Рамиль Гали

(Казан, 16 май, "Татар-информ, Динә Йосыпова). Азнакай шәһәрендә 16-17 майда "Кеше һәм табигать Ык елгасы бассейнында. Тарих һәм хәзерге заман" Бөтенроссия (төбәкара, халыкара катнашуда) фәнни-гамәли, тарихи-туган якны өйрәнү конференциясе үтәчәк. Конференция кысаларында табигатьнең уникаль объектларын күзәтеп булачак.

Конференцияне Татарстан Республикасының Азнакай муниципаль районы җитәкчелеге һәм туган якны өйрәнү музей берләшмәсе оештыра. Конференциядә Россия Федерациясе регионнарыннан һәм шәһәрләреннән, Татарстан һәм Башкортстан Республикалары районнарыннан һәм Идел-Уралның башка регионнарыннан галимнәр һәм белгечләр, укытучылар, музей хезмәткәрләре, җәмәгать эшлеклеләре һәм төбәкне өйрәнүчеләр катнашачак.

Конференция кысаларында фотоматериаллар, археологик табышлар, этнографик һәм тарихи-туган якны өйрәнү материаллары һәм Азнакай районының һәм Татарстанның көньяк-көнчыгыш районнары тарих һәм мәдәният китаплары күргәзмәсе үтәчәк. Конференция катнашучылары табигатьнең һәм тарихның уникаль объекты Чатыр-тау белән таныша алачак. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100