Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Азнакайда язгы кыр эшләрендә катнашучы алдынгы игенчеләргә 500 сертификат тапшырылачак,
Алдынгы механизаторларга ул меңәр сум тәшкил итә.
(Азнакай, 18 май, “Татар-информ”, "Маяк", Нәсимә Фазлыева). Азнакай районында язгы кыр эшләрендә катнашучы алдынгы игенчеләргә 500 сертификат тапшырылачак, аның 204е тапшырылган, дип яза җирле басма.
Чәршәмбе көнне муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин, авыл хуҗалыгы һәм азык- төлек идарәсе җитәкчесе Миргасим Усманов басуларга барып, хезмәт алдынгыларын бүләкләделәр.
Азнакай районында матди кызыксындыру йөзеннән, үз нормаларын арттырып үтәгән фидакарь авыл хуҗалыгы хезмәткәрләренә район хакимиятенең акчалата бүләкләрен тапшыру матур традициягә керде. Язгы кыр эшләренә районда шундый 500 дән артык сертификат билгеләнгән, аның 204е тантаналы шартларда тапшырылган. Алдынгы механизаторларга ул меңәр сум тәшкил итә. Башка төр язгы кыр эшләрендә катнашучылар да бүләкләргә ия була.
“Марс” хуҗалыгы басуларында һәрвакыттагыча бәйрәм рухы хөкем сөрә иде. Коймагы, самовары белән чәй өстәле дә әзерләнгән. Аның өстенә кыр уңганнарын “Юлдаш” агитбригадасы артистлары дәртле җырлары, игенчеләр турында матур шигырьләре белән дә “сыйладылар”. Аларга “Маяк” газетасы каршында эшләп килүче “Гөлстан” әдәбият-сәнгать берләшмәсе әгъзалары да кушылды. Шагыйрә Сәрвәр Хәнипова үзенең игенчеләргә багышланган матур шигырьләрен укыды. Игенчеләрнең кәефләре күтәренке. Шулай булмыйча, язгы чәчү эшләрен төгәлләп киләләр, соңгы буразналарга орлыклар салалар, үз бурычларын намус белән үтәделәр бит. Ә көнне-төнгә ялгап басулардан кайтып кермәгән игенчеләргә бер дә җиңел булмады. Юкка гына “Икмәк тәмен, иккән белә”, – димиләр шул. Район җитәкчеләренең басуларга үзләре үк килеп, олы рәхмәт сүзләре белән бүләкләр тапшыруы зур хөрмәт билгесе бит ул. “Бүләгеннән бигрәк, җитәкчеләребезнең шулай хөрмәтләве күңелләргә яңа дәрт һәм көч өсти”, – диләр игенчеләр. Әйе, күңел өчен күп тә кирәкми, кайчагында бер җылы сүз дә җитә. Бу көнне район башлыгы “Марс” хуҗалыгында 16 кыр уңганына сертификатлар тапшырды. Бүләкләр моның белән генә бетмәде әле. “Марс” хуҗалыгы җитәкчесе Рамил Зарипов аларның һәммәсенә сәгатьләр дә бирде.
Район җитәкчеләре “Азнакай”АФ” басулары игенчеләре белән дә очрашып, бүләкләр тапшырдылар, олы рәхмәтләрен әйттеләр.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз