news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Азнакайда язгы чакырылышка багышланган кичә узды

Бүген-иртәгә хәрби хезмәткә китәчәк егетләрнең барсы да Марсель Зөфәр улы кулыннан истәлекле бүләк-исемле сәгатьләр алдылар.

(Азнакай, 11 май, “Татар-информ”, “Маяк”,  Лиза Нурлыева). Бөтен ил белән патриотик хисләргә уралып йөргән, Җиңү бәйрәмен билгеләп үткән бу көннәрдә, районыбызда матур традициягә әверелгән Язгы чакырылыш үткәрелде. Язгы чакырылышта алынасы егетләр җыелган кичәне әнә шулай: “Армиягә китәм!”, дип юкка гына исемләмәгән Яшьләр үзәге хезмәткәрләре. Аларның барсы да урта һөнәри яки югары белем алган, яше җитүдән битәр, солдат хезмәтенә үз теләге белән китәргә ашкынган егетләр. Кайсына гына карасаң да, нык бәдәнле, кыю карашлы, кем әйтмешли, боларга ил иминлеген тапшырырга була, дип яза районның “Маяк” газетасы.

–Һәр ир-егет илен, гаиләсен, туган җирен сакларга тиеш, – дип башлады сүзен очрашуны ачып район башлыгы Марсель Шәйдуллин. – Безнең Азнакай егетләре бу бурычны намус белән үтәп киләләр. Хәрби частьлар командирларыннан килгән хатлардагы рәхмәт сүзләре дә әнә шул хакта сөйли. Инде менә сезгә дә чират җитте. Яхшы хезмәт итеп, исән-имин әйләнеп кайтуыгызны теләп, без сезне туган якларда көтеп калабыз. Менә шундый алыптай егетләр, ил сакчылары үстергән өчен әти-әниләргә рәхмәт сүзләребезне җиткерәбез!

Утны-суны кичкән, авыр сугыш елларында тылда хезмәт куйган, бала чаклары шул михнәтле чорга туры килгән ветераннарыбыз сафларын берләштергән совет рәисе Миргасим Кәримов, аталарча төпле киңәшләрен, бабайларча хәер-фатихасын биреп, һәрвакыттагыча, шаяртып та алды: “Егетләребез китеп 2-3 ай да үтми, артларыннан ук әти-әниләрен ияртеп, казларын, кызларын алып, район җитәкчеләре хәрби частьларга хәл белешергә бара. Әле аның хезмәт срогы да күп түгел бит: нибары бер ел, күз ачып йомганчы үтеп китә торган вакыт...”

Ул үзенең яшьлек елларына – 1962 еллардагы солдат чагына да “кайтып килде”. Кариб кризисын кичергән ил иминлегенә куркыныч янаган чор була ул. Солдат җилкәсенә төшкән авырлыкларны да бәян итеп, ул яшь буынга үҗәтлек, сабырлык теләде, кыю булырга чакырды.

Районның Әтиләр советен җитәкләгән Әгерҗе авыл биләмәсе башлыгы Назиф Хәсәнов бу чакырылышта китәчәк игезәк улларының комиссариат аша өстәмә белгечлек алып, хәрби хезмәткә әзер булуларын, алар өчен күңеле тыныч булуын әйтте. Әлбәттә, әниләр нечкә күңелле, улын озатачак Рита Байтукалова барлык аналар исеменнән улларына изге теләкләрен ирештергәндә дулкынлануын яшерә алмады. Әмма чордашларының уртак фикерен җиткергән улы Илдарның сүзләре ышанычлы һәм тәвәккәл яңгырады: “Безнең өчен хафаланып тормагыз, барыгызның да ышанычын аклап, бер дигән хезмәт итеп кайтырбыз!”

Әле бер ел элек кенә Руслан Закуанов та менә шулай язгы чакырылыш егетләре арасында кичәдә яшьтәшләре белән көлешеп, шаярышып утырган иде. Шушы көннәрдә ул хәрби хезмәтен тәмамлап кайткан. Крымның Севастополь шәһәрендә “Москва” крейсерында хезмәт иткән. 200 көн хәрби походта булдык, дип кенә әйтеп китсә дә, аның Сириядәге хәрби операцияләрдә катнашуын бүген район башлыгы күкрәгенә кадаган Россия Федерациясе Саклану министрлыгы медале күрсәтте. Менә шундый кыю, тыйнак егетләр белән ничек горурланмыйсың!

Бүген-иртәгә хәрби хезмәткә китәчәк егетләрнең барсы да Марсель Зөфәр улы кулыннан истәлекле бүләк-исемле сәгатьләр алдылар.

Республика хәрби комиссариатының Азнакай районы һәм шәһәре буенча бүлек начальнигы Рәдиф Камалеев хәзерге хәрби техниканың көчле, катлаулы булуын әйтеп, армия сафларына бары тик белемле, төпле, сәламәт егетләрнең генә алынуын ассызыклады, шуңа да аңа спорт белән шөгыльләнеп, үзбелемеңне күтәреп алдан ук әзерләнү кирәклеген искәртте.

Сугыштагы солдат тормышы, тиңдәшсез батырлык үрнәге чагылдырылган панфиловчылар турындагы фильмны караганнан соң, егетләребез тагын да җитдиләнеп киткәндәй тоелды. Өлкәннәрнең бүген аларга җиткергән чыгышларында әйтелгәнчә, ил-көннәр имин булсын да, исән-сау хезмәт итеп кайтырга язсын, диелә район хәбәрендә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100