news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Азнакайда ятим балалар өчен Сабантуй узды

Азнакайда мондый Сабан туе 2012 елдан бирле уздырыла.

Азнакайда ятим балалар өчен Сабантуй узды
http://aznakaevo-rt.ru/

(Азнакай, 10 июль, «Татар-информ», «Азнакай», Резеда Шәрипова). Азнакайның Ишкәев исемендәге ял паркында район җитәкчелеге һәм спонсорлар ярдәмендә ятим балалар һәм аларны тәрбиягә алган гаиләләр өчен Сабантуй узды.

«Олы йөрәкле, киң күңелле, мәрхәмәтле булганыгыз, ятим сабыйларны үз канатыгыз астына алганыгыз, аларга әти-әни назы бүләк иткәнегез өчен зур рәхмәт сезгә!» — диде район башлыгы урынбасары Роза Галеева.

Бәйрәмдә ятим балалар тәрбияләүче гаиләләргә, әлеге гаиләләрдә быел беренче сыйныфка баручы балаларга, унберенче сыйныфны тәмамлаган укучыларга бүләкләр тапшырылды.

Балалар өчен паркта бушка аттракционнар эшләде, мәктәп туклануы комбинаты кайнар чәй һәм пылау белән сыйлады, кул эшләре буенча мастер-класслар, спорт уеннары оештырылды, диелә хәбәрдә.

Азнакайда мондый Сабан туе 2012 елдан бирле уздырыла.

news_right_1
news_right_2
news_bot