news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Азнакайда ятим балалар өчен Сабан туе оештырылды

Районда 163 ятим бала исәпләнә, алар барысы да тәрбиягә алынган, гаилә җылысын тоеп үсәләр.

(Азнакай, 4 август, “Татар-информ”, “Маяк”, Резеда Шәрипова). Татарстанның Азнакай шәһәрендә Ишкәев исемендәге ял паркында район җитәкчелеге һәм иганәчеләр ярдәмендә ятим балалар өчен күңелле чараларга һәм бүләкләргә бай Сабан туе узды. Балалар өчен паркта бушка аттракционнар эшләде, мәктәп туклануы комбинаты кайнар чәй һәм пылау белән сыйлады, дип яза җирле басма.

Районда 163 ятим бала исәпләнә, алар барысы да тәрбиягә алынган, гаилә җылысын тоеп үсә.

Мондый Сабан туе 2012 елдан бирле оештырыла.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100