news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Азнакайда яшьләрне көтәләр

Уку бәясенең яртысын район күтәрә

 (Казан, 15 сентябрь, “Татар-информ”). Бүген Азнакайда табиблар, укытучылар, авыл хуҗалыгы, төзелеш тармагы белгечләре җитми. Районга кадрлар әзерләү максатыннан, “50гә-50” программасы булдырылды.

Кирәкле белгечлекләргә уку бәясенең яртысын район күтәрә. Студентлар диплом алгач, районда кимендә 5-7 ел эшләргә тиеш була.

Ташчы, шофер, эретеп ябыштыручы кебек эшче һөнәрләргә сорау зур. Җайлы булсын өчен, авылларда да механизаторлар әзерләү буенча филиаллар ачылды.

Көллият предприятиеләр белән килешү төзеп, студентлар шунда практика үтәләр, шул ук вакытта акча да эшлиләр. Авылда яшь гаиләләргә бозаулар бүләк итәләр, йорт салуда, үз эшләрен ачуда булышалар, дип белдерә “Маяк” басмасы.

news_right_1
news_right_2
news_bot