Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Азнакайда Яшьләр көне узды
“Азнакай сандугачы”, «SuperFest», «Zainetdin», «Irma Noiman» – бар да бер бәйрәмдә.
(Азнакай, 30 июнь, “Татар-информ”, “Маяк”, Резеда Шәрипова). Азнакайда Яшьләр көнен зурлап билгеләп үттеләр. Ул шәһәрнең “Шифа” сәүдә үзәге каршындагы мәйданда узды, дип хәбәр итә район газетасы.
Азнакай муниципаль районы башлыгы Марсель Шәйдуллин бәйрәм белән тәбрикләп, яшьләргә уңышлар теләде.
– Районыбызда ун меңнән артык яшьләр яши. Алар белән яшьләр идарәсе яхшы эшчәнлек алып бара, күп чаралар оештырыла. Сезнең өчен бик күп социаль объектлар калка, әмма бу гына җитми, яңа эш урыннары булдырырга, бу юнәлештә ныклап эшләргә кирәк, – диде ул.
Яшьләр көне “Азнакай сандугачы” төбәк фестиваленең гала-концерты белән башланып китте. Ул районда өченче елын оештырыла. Май аенда Мәдәният йортында аның сайлап алу туры узган иде. Анда Сарман районыннан, Азнакай, Актүбә бистәсенән 6 яшьтән 16 яшькә кадәр булган 27 конкурсант вокал-соло буенча сәләтләрен сынадылар. Финалда 11 яшь башкаручы чыгыш ясады. Гран-прины Азнакайдан 12 яшьлек Диләрә Кашапова яулады.
Ул «Шифа» сәүдә үзәгеннән 20 мең сумлык сертификатка ия булды.
Гомумән алганда, «Шифа» әлеге конкурста катнашучыларга 56 мең сумлык ярдәм күрсәткән. Бәйрәмдә бер төркем яшьләр лидерларына да әлеге үзәкнең сертификатлары тапшырылды.
Бәйрәм бүләкләүләргә бай булды: янгын куркынычсызлыгы буенча муниципаль рәсем конкурсында җиңүчеләр дә бүләкләр алды. Шулай ук ”Планета одежды и обуви” кибете балалары бик яхшы билгеләргә укыган һәм мөмкинлекләре чикле балалар тәрбияләүче гаиләләргә 3 мең сумлык 20 сертификат тапшырды.
Бәйрәм чараларында катнашып бүләк алу мөмкинлеге кечкенә азнакайлыларга да елмайды. Алар өчен “Шифа” сәүдә үзәгегеннән аниматорлар конкурслар оештырып, уен бүлмәләренә абонементлар бирде.
Бәйрәмдә «SuperFest» фестивалендә олысы да, кечесе дә төрле төстәге буяуларда йөзде.
Кич дәвамында яшьләр өчен Уфа шәһәреннән «Zainetdin» этно-шоу төркеме һәм Казан шһәреннән «Irma Noiman» кавер төркеме чыгыш ясады. Диджей Walkman төнге унга кадәр дискотекада яшьләрне биетте, диелә район хәбәрендә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз