news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Азнакайда яшьләр арасында “Ел доброволецы” конкурсы уза

Эшләр 8 октябрьгә кадәр кабул ителә

 (Казан, 15 сентябрь, “Татар-информ”). Азнакайда социаль проблемаларын хәл итүгә үзеннән өлеш кертүче яшьләр җитәрлек.

Берәүләре - үсеп килүче буынга хәрби-патиротик тәрбия бирү, икенчеләре хәйриячелек, өченчеләре сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау, кемнәрдер тирә-як мохитне, җәмәгатьчелек тәртибен саклау, тарихи һәйкәлләрне торгызу юнәлешләрендә эшли. Яшьләр идарәсе алар арасында “Ел доброволецы” дигән бәйге үткәрә. Эшләр 8 октябрьгә кадәр Яшьләр үзәгендә кабул ителә, дип хәбәр итә “Маяк”басмасы.

news_right_1
news_right_2
news_bot