news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Азнакайда яшүсмерләр гаилә турында сөйләштеләр

Анда катнашкан яшүсмерләр гаилә кыйммәтләре, аларны саклау турында фикер алышты.

(Азнакай, 18 май, "Татар-информ", "Маяк", Лиза Нурлыева). Азнакайда мәдәни үзәк каршында эшләп килүче “Яшь журналист” студиясе җитәкчесе Лилия Баянова “Минем гаиләм” темасына “түгәрәк өстәл” сөйләшүе үткәрде. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.

Анда катнашкан яшүсмерләр гаилә кыйммәтләре, аларны саклау турында фикер алышты. “Сүзне тап!” зирәклек уенында гаилә, нәсел билгеләмәләре хакында белемнәрен ныгыттылар. Нәсел шәҗәрәләре хакында барган сөйләшүдә үзләренә бик күп яңалыклар ачтылар, нәсел буыннарын барладылар.

news_right_1
news_right_2
news_bot