news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Азнакайда яшь ир-егет алимент буенча 180 мең бурыч җыйган

Прокуратура 29 яшьлек ир-егеткә карата җинаять эше буенча дәүләт гаепләвен яклады.

(Казан, 4 ноябрь, "Татар-информ", "Маяк", Таңсылу Саниева). Баласына алимент түләмәгән 29 яшьлек ир-егеткә  карата җинаять эше буенча дәүләт гаепләвен прокуратура яклады.  Суд карары нигезендә ул дүрт айга төзәтү эшләренә җәлеп ителде, дип яза Азнакайның җирле басмасы. 
 
Суд ачыклаганча, моннан алда административ җаваплылыкка тарттырылган булса да, ата кеше балигъ булмаган баласын тәрбияләгән өчен алимент түләми. Беркайда да эшләмәгән ирнең бурычы 180 мең сумнан артып китә. Гаепләнүченең хезмәт хакының 10 проценты дәүләт хисабына тотылып барачак. Карар үз көченә кермәгән. 

news_right_1
news_right_2
news_bot