news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Азнакайда яшь гражданнарга тантаналы төстә паспортлар тапшырдылар

Әлеге истәлекле вакыйга белән аларны муниципаль район башлыгы Марсель Шайдуллин тәбрикләде.

(Азнакай, 21 апрель, “Татар-информ”, “Маяк”, Резеда Шәрипова). Җирле үзидарә көне уңаеннан төбәкне өйрәнү музеенда Азнакайның 22 яшь гражданына тантаналы төстә паспортлар тапшырылды, дип хәбәр итә район газетасы.

Әлеге истәлекле вакыйга белән аларны муниципаль район башлыгы Марсель Шайдуллин тәбрикләде һәм илебезнең лаеклы гражданнары булуып үсүләрен теләде.
Тантанага балаларның әти-әниләре генә түгел, әби-бабайлары да килгән иде.

– Мин 23 яшемдә генә кулыма паспорт ала алдым, – ди Югары Стәрледән Мәгъсүм Вәлиев. – Элек паспорт бирмиләр иде бит колхоздан чыгып китмәсеннәр дип. Бик олы вакыйга онык өчен генә түгел, безнең өчен дә. Кода-кодагыйлар белән бергәләп уртаклашабыз бу шатлыкны.

Римма Мияссәрова да шундый ук хисләр кичерүен әйтте.

– Үземнең ничек алган онытылган инде. Без уналты яшьтә генә ия булдык паспортка. Өч бала үстердек, улыбыз Илдан – төпчеге. Олыларына болай тантаналы итеп тапшырмаганнар иде. Бик күркәм, матур бәйрәм, балаларда җаваплылыкны арттыра, – ди ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100