Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Азнакайда яшь гаиләләргә ана капиталы сертификатлары тапшырылды
Баланы акча өчен тапмасаң да, бүгенге көндә гаиләләр өчен зур ярдәм ул ана капиталы, дип, район басмасы дәлилләр китерә.
(Азнакай, 28 октябрь, “Татар-информ”, “Маяк”). Ана булу – үзе зур бәхет. Ә икенче баласын алып кайтучыларга дәүләт тарафыннан күрсәтелә торган ярдәм бу бәхетне матди яктан да тулыландырып куя. Азнакай Пенсия фонды идарәсендә тагын 7 гаиләгә тантаналы шартларда Ана капиталы сертификаты тапшырылды, диелә районның “Маяк” газетасында.
Баланы акча өчен тапмасаң да, бүгенге көндә гаиләләр өчен зур ярдәм ул ана капиталы. Тымытыктан Раил һәм Миләүшә Ихсановлар аңа йорт сатып алырга ниятлиләр. Әлегә алар кеше өендә торалар. Түземсезлек белән үз куышлары булуын көтәләр.
Зур Сукаештан Рамил һәм Гүзәл Гаязовлар да яңа йорт торгызу уе белән яна. Алар икесе дә Зур Сукаешта туып үскәннәр, шунда төпләнергә карар кылганнар. “Пенсия фонды идарәсенә гаризаны электрон юл белән бирдем. Авылдан бала белән чыгып китеп булмый, ә болай тиз дә, уңайлы да. Ике атна эчендә хәбәр килде”, – ди Гүзәл. Тырыш кешегә авылда да тормыш яхшы, улларыбыз саф һавада, хезмәтнең тәмен белеп үссеннәр, ди гаилә башлыгы.
Таһир һәм Гөлназ Әһлиуллиннарга бәхет ишелеп ауган дияргә була. Алар 7 яшьлек улары Әмиргә игезәк кызлар – Әдилә белән Әминәне алып кайтканнар. Шулай ук Азнакайда йорт салалар. Өй төзегәндә кредит алган идек, ана капиталы аны каплауга китәчәк, диләр.
Яшьләрнең әнә шундый якты уйлар белән янып, киләчәкләрен кайгыртып яшәве куандыра, дип яза район газетасы.
Белешмә өчен. Ел башыннан 313 әнигә сертификат бирелгән. Ә программа тормышка ашырыла башлаганнан бирле, аңа 4 мең 46 азнакайлы ия булган, шуларның 3 меңнән артыгы инде файдаланылган. Ана капиталы суммасы быел 453 мең 26 сум тәшкил итә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз