news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Азнакайда яшәүчеләрнең тарихына, хәзерге чорына багышланган конференция узды

Утырышта бергәләп хәл итүне сораган проблемалар күтәрелде, киләчәккә планнар билгеләнде.

(Азнакай, 21 май, "Татар-информ", "Маяк", Лиза Нурлыева). Азнакай шәһәрендә да Ык буе табигате һәм биредә яшәүчеләрнең тарихына, хәзерге чорына багышланган Бөтенроссия фәнни-гамәви, тарихи-төбәкне өйрәнү конференциясе узды. Ул икенче төбәкара Ык буе Сабантуе–2018 кысаларында һәм Татарстан АССР оешуга 100 ел тулу уңаеннан оештырылды, дип яза җирле басма.

Конференциядә район җитәкчелеге, республиканың музей-төбәкне өйрәнү берләшмәсе тарафыннан илебезнең төрле төбәкләре, республика, Идел-Урал буе вәкилләре, иҗтимагый эшмәкәрләре, галимнәре, төбәкне өйрәнүчеләре, тарихчылары, музей хезмәткәрләре, мөгаллим-белгечләр катнашты.

Башкаладан килгән тарихчы-галимнәрне, республикабызның күренекле шәхесләрен район башлыгы Марсель Шәйдуллин әүвәл үзендә кабул итеп, алар белән төбәгебезнең үткәне, бүгенгесе турында сөйләшеп алды.

Конференция программасы киңкырлы иде, дүрт секциягә бүленеп, аларда Ык буе авылларының тарихи һәм табигый саклану урыннары турында бай эчтәлекле, кызыклы 40 ка якын чыгыш тыңланды. Район-шәһәр Мәдәният йортында барган пленар утырышта бу секцияләр эшенә йомгак ясалып, бергәләп хәл итүне сораган проблемалар күтәрелде, киләчәккә планнар билгеләнде.

–Төбәк тарихында һәр авылның үз урыны бар. Аларның тарихларын барлау-саклауда җирлегебездә бик күп эшләр башкарыла, – диде конференция утырышын ачып район башлыгы урынбасары Наҗәт Нәгыймов. – Авыллар тарихы турында инде 10 китап-тупланма дөнья күрде, тагын 3 се тәмамланып килә. Югалган авылларны барлап та аерым басма чыгардык. Нигез тамырларын корытмаска, бу юнәлештә әле бик күп эшләргә кирәк безгә. Тарихның өйрәнелмәгән яклары бар әле...

Татарстанның төбәкне өйрәнүчеләр җәмгыяте рәисе, атказанган фән эшлеклесе, профессор, академик, Азнакай тарихын өйрәнүгә дә күп көч куйган Альберт Борһанов Ык буе төбәгенең һәр авылы тарихын туплауны төп бурычларның берсе итеп куйды. Бер үк вакытта археологик һәйкәлләрне, кабер ташларын, архитектура биналарын, бакыр базлары кебек сәнәгать корылмаларын, табигый-тарихи урыннарны, борынгы метрикәләр сакланган архивларны өйрәнү-барлау кирәклеген дә ассызыклады.

Бөек Ватан сугышыннан әйләнеп кайтмаган якташларыбызны барлап никадәр азнакайлының рәхмәтен алган республика милли музееның музей-мемориалын җитәкләгән РФ хәрби-тарихи Академиясе член-корреспонденты Михаил Черепановны да райондашларыбыз көтеп алды.

Ул хәбәрсез югалганнарның, һәлак булганнан соң хәрби бүләкләргә лаек булганнарның якыннарына бу хакта документларын тапшырды, конференция барышында соңгы табылган исемнәрне укып, аларның туганнарына да белешмәләрен тантаналы төстә тапшырды, диелгән район хәбәрендә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100