news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Азнакайда яшәүчеләргә фатир сатып алу өчен сертификатлар тапшырылды

Фатир сертификатларын район башлыгы Марсель Шәйдуллин тапшырды.

Азнакайда яшәүчеләргә фатир сатып алу өчен сертификатлар тапшырылды
aznakaevo-rt.ru/news/җәmgyiyat/aznakaylylarga-fatir-satyp-aluga-sertifikatlar-tapshyryldy-fotoreportazh

(Азнакай, 21 март, "Татар-информ", "Маяк", Тансылу Саниева). Азнакайда яшәүчеләргә фатир сатып алуга сертификатлар тапшырылды. Әлеге программа нигезендә быел гына да биш азнакайлы фатирлы булды. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.

Фатир сертификатларын район башлыгы Марсель Шәйдуллин тапшырды.

Районда яшәүче Рәмилә Нуретдинова, Назыйф Хафизов, Фәридә Гәрәева физик мөмкинлекләре чикләнгән затларга каралган дәүләт программасы нигезендә фатир сатып алуга таныклык алып сөенде.

Фәридә Гәрәеваның әнисе Мөдирә Кәримованың да сөенече эченә сыймый: "Шатлыклы хәбәрне 2000 елдан бирле көттек. Алган фатирның куанычын күрергә язсын", – ди ул.

news_right_1
news_right_2
news_bot