news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Азнакайда яшәүчегә интернет-кибеттән телефон урынына агач чүбе җибәргәннәр

Бер ир-ат интернет-кибет аша 7990 сумлык кәрәзле телефонга заказ бирә.

(Азнакай, 3 октябрь,  "Татар-информ", “Маяк”). Азнакайда ел башыннан 46 мошенниклык очрагы теркәлгән. Аларның күбесе интернет белән бәйле, дип яза җирле басма.

Бер ир-ат интернет-кибет аша 7990 сумлык кәрәзле телефонга заказ бирә. Күпмедер вакыттан аңа кибет вәкиле шалтыратып, товарның җибәрелгәнен хәбәр итә. Алты көннән соң ул элемтә бүлегенә килә, акчасын түләп, тартманы алып кайтып китә һәм өендә ачып караса, анда телефон урынына агач чүбе салынган була. Әлеге факт буенча җинаять эше ачылган.

 

news_right_1
news_right_2
news_bot