news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Азнакайда яшәүче наркотик матдәләр саклаган өчен хөкем ителгән

Суд аңа 2 ел сынау вакыты белән шартлы рәвештә 2 ел иректән мәхрүм итү рәвешендә җәза һәм наркоманлыктан дәвалану билгеләде.

(Азнакай, 1 июль, "Татар-информ", "Маяк"). Азнакай районының 40 яшьлек кешесе наркотик матдәләр саклаган өчен хөкем ителде. Бу турыда район прокуратурасы хәбәр итте дип яза район газетасы.

Район прокуратурасы 40 яшьлек Азнакай шәһәре кешесенә карата дәүләт гаепләвен яклады. Суд аны РФ Җинаятьләр кодексының 228 маддәнең 1 бүлегендә каралган җинаять кылуда (наркотик матдәләрне законсыз саклау) гаепле дип тапты.

2019нчы елның 9 гыйнварында Мөслим авылында вакытлыча алып торган фатирда, законга каршы килеп, наркотик матдә саклаган. Ул үз гаебен таныды. Суд аңа 2 ел сынау вакыты белән шартлы рәвештә 2 ел иректән мәхрүм итү рәвешендә җәза һәм наркоманлыктан дәвалану билгеләде.

news_right_1
news_right_2
news_bot