news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Азнакайда яшәүче өлкән яшьтәге ханым аферист счетына 400 мең сум акча күчергән

Аферист хатын-кызны аңа сыйфатсыз товар өчен компенсация китерергә тиешле инкассатор хезмәте өчен түләргә ышандыра.

(Казан, 5 июль, «Татар-информ»). Азнакайда яшәүче өлкән яшьтәге ханым аферист счетына 400 мең сум акча күчергән. Бу хакта Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

«67 яшьлек хатын полициядә билгесез кеше аның белән телефон аша элемтәгә кереп, пенсионерга элек сатып алынган сыйфатсыз товар өчен компенсация түләнәчәк, дип ышандырганлыгын сөйләгән. Акча алу өчен хатын-кыз инкассаторлар хезмәте өчен түләргә тиеш булган», - дип сөйләделәр полициядә.

Акча аферист счетына күчерелгәннән соң, ул пенсионер белән элемтәгә чыгудан туктаган. Әлеге факт буенча караклык турында эш кузгатылды. Хокук сакчылары ачыклаганча, җинаятьченең номеры Мәскәүдә теркәлгән.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot