news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Азнакайда яшәүче ир-атны ярты миллионнан артык алимент бурычы өчен хөкем итәчәкләр

Ир 2009 елның октябреннән балигъ булмаган улын тәрбияләү өчен акча түләргә тиеш була, әмма быел июльдән октябрьгә кадәр бурычын түләми.

(Казан, 5 декабрь, «Татар-информ»). Азнакайда яшәүче ир-атны ярты миллион сумнан артык алимент бурычы өчен хөкем итәчәкләр. Бу хакта Татарстан прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев хәбәр итте.

Ир 2009 елның октябреннән балигъ булмаган улын тәрбияләү өчен акча түләргә тиеш була, әмма быел ул июль аеннан октябрь аена кадәр түләми. Нәтиҗәдә, аның бурычы 555 мең сумнан артып киткән.

Акча түләмәү турындагы җинаять эше тикшерү өчен Азнакай шәһәр судына җибәрелде. 43 яшьлек ир-атка бер елга кадәр ирегеннән мәхрүм ителү куркынычы яный.


news_right_1
news_right_2
news_bot