news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Азнакайда яшәүче хатын-кызны фатирын арендаларга теләүче талаган

Явыз ниятле кеше 41 яшьлек хатын-кызның картасыннан 168 мең сум акчасын урлаган.

(Казан, 10 гыйнвар, “Татар-информ”). Азнакайда яшәүче хатын-кызны, фатирын арендалыйм, дип, мошенник талаган, дип хәбәр итә Россия Эчке эшләр министрлыгының Татарстан буенча матбугат хезмәте.

Кичә полициягә 41 яшьлек хатын-кыз мөрәҗәгать иткән һәм  фатирын арендага бирү турында социаль челтәрдә белдерү урнаштыруын сөйләгән. Белдерү бирүгә, озакламый, аңа таныш булмаган кеше шалтыратып, фатирын арендага алырга теләвен әйткән һәм акча күчерү өчен картасының реквизитларын сораган.

Реквизитлар бирүгә, озак та үтмәгән, хатын-кызга картасыннан 168 мең сум акча алынуы турында хәбәр килгән.

Әлеге факт буенча, “Мошенниклык” маддәсе нигезендә җинаять эше кузгатылган.

Әлеге явыз ниятле кешенең телефон номеры Мәскәү өлкәсендә теркәлүе ачыкланган.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot