Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Азнакайда яшәүче хатын-кыз ашарга пешергәндә янгын чыгарган
Янгын Шәйхетдинов урамындагы йорттагы фатирда чыккан.
(Казан, 9 ноябрь, «Татар-информ»). Азнакайда яшәүче хатын-кыз ашарга пешергәндә чак янмаган. Бу турыда Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.
Янгын Шәйхетдинов урамындагы йортта дүртенче катта чыккан.
24 нче янгын сүндерү һәм коткару часте хезмәткәрләре баскычта хатын-кызга тап булган. Аны фатирдан ире алып чыккан. 35 яшьлек хатынны табибларга тапшырганнар.
10 квадрат метр мәйдандагы янгынны 11 минутта сүндергәннәр. Беренчел мәгълүматлар буенча, янгын ашарга пешергәндә ут белән сак эш итмәү аркасында чыккан.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз