news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Азнакайда яшәүче хатын-кыз 95 яшьлек Бөек Ватан сугышы ветеранын талаган

Җинаятьче үз гаебен таныган һәм акчаның спиртлы эчемлеккә һәм шәхси ихтыяҗларга тотылуын сөйләгән.

(Казан, 14 май, «Татар-информ»). Азнакайда яшәүче бер хатын-кыз 95 яшьлек Бөек Ватан сугышы ветеранын талаган. Бу хакта Россия Тикшерү комитетының ТР буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий хәбәр итте.

35 яшьлек исерек хатын-кыз танышына спиртлы эчемлекләр сатып алу өчен акча сорарга кергән. Ишекне танышының әнисе - 95 яшьлек Бөек Ватан сугышы ветераны ачкан.

Әбинең кесәсендә кулъяулык күреп һәм анда аның акчасын саклаганын белеп, хатын-кыз ветеранны идәнгә егып салган. Кесәсеннән төйнәлгән акчасын алган, анда 50 мең сум булган. Шуннан хатын-кыз чыгып качкан.

Ул үз гаебен таныган һәм акчаның спиртлы эчемлеккә һәм шәхси ихтыяҗларга тотылуын сөйләгән. «Талау» маддәсе буенча эш кузгатылган.

news_right_1
news_right_2
news_bot