Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Азнакайда яшәүче хатын эшләгән дә, эшсезлек буенча пособие да алган
Дәүләткә килгән гомуми зыян 27 мең сумнан артык булган.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚

(Азнакай, 3 ноябрь, "Татар-информ", "Маяк", Таңсылу Синаева). Азнакай шәһәр прокуратурасы 40 яшьлек ханымга карата ачылган җинаять эше буенча гаепләү актын раслады. Азнакайда яшәүче хатын эшләгән дә, эшсезлек буенча пособие да алган. Бу турыда Азнакай шәһәр прокуратурасы мәгълүматларына сылтама белән район газетасы хәбәр итә.
Тикшерү нәтиҗәләре буенча, ул 2018 елның мартында, үзенең эшкә урнашканын яшереп, халыкны эш белән тәэмин итү үзәгенә ялган мәгълүматлар тапшыра һәм берничә ай дәвамында законсыз рәвештә эшсезлек буенча пособие алуын дәвам итә.
Дәүләткә килгән гомуми зыян 27 мең сумнан артык булган. Ул түләүләр алганда мошенниклык кылуда гаепләнә. Ханым үзенең гаебен таный.
Карар чыгару өчен җинаять эше җәмәгать судына юлланган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз