Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Азнакайда яшәүче Айрат Хәйдәров 40 ел урманчы булып эшли
Хәйдәровлар – хезмәт стажы 120 ел булган урманчылар династиясе.
(Азнакай, 19 сентябрь, "Татар-информ", “Маяк”) Азнакайда яшәүче Айрат Хәйдәров 40 ел урманчы булып эшли. Хәйдәровлар – хезмәт стажы 120 ел булган урманчылар династиясе, дип яза җирле басма.
“Чатыр тау” урманчылыгы участоклесничие булып эшләүче Айрат Хәйдәровның үз эше турында шулкадәр дә яратып сөйләгәнен тыңлаганнан соң, күңелдә язмышын урман хуҗалыгына, аныүстерүгә, саклауга бәйләүчеләрнең һәркайсы күңеле, җаны беләнтабигатькә бирелгән кешеләрдер дигән фикер туа.
Табигатькә булган мәхәббәт аңа гомере буе Мәлбагыш урманчылыгында эшләгән әтисе Салихтан күчкәндер.
–Ул безне кечкенәдән табигатьнең киләчәгенә битараф булмаска, туган җиребезнең ямен-тәмен тоеп яшәргә өйрәтте, – ди урманчы.
Шуңа мәктәпне тәмамлаган яшүсмер нинди һөнәр сайларга дип аптырап тормый, Лубян урман хуҗалыгы техникумын, аннан соң Мари дәүләт университетын тәмамлый һәм 40 ел гомерен урманчылыкка багышлап, үз һөнәренә тугры кала.
Улы Руслан да әтисе һөнәренсайлаган. Аның хезмәт юлын әлегеавыр да,шул ук вакытта зур хөрмәт һәм ихтирамга лаек эшкә багышлавына да ун елда нартык вакыт үтеп киткән. Айрат абыйның апасы Гүзәлиядә 30 ел урман хуҗалыгында эшләп лаеклы ялга чыккан.
– Табигатьне яраткан кешегенә урман хуҗалыгында эшли ала.Үткән гомерне кире кайтарып булса, һичшиксез, урманчы һөнәрен сайлар идем, –ди тәҗрибәле белгеч.
Айрат Хәйдәров – тормыш иптәше Сания апаны язмыш җилләреннән ышыклаучы кыя-тау да, балаларына ягымлы әтидә, ике оныгын иркәләп-үсендереп торучы яраткан бабай да әле.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз