news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Азнакайда яшәүче 31 кешегә талпан кадалган

Әгәр дә талпан ябышкан икән, тиз арада медицина учреждениесенә мөрәҗәгать итәргә кирәк.

Азнакайда яшәүче 31 кешегә талпан кадалган
архив

(Азнакай, 15 май, "Татар-информ", "Маяк", Лиза Нурлыева). Бер атна эчендә Азнакайда яшәүче 31 кешегә талпан кадалган. Алар медицина ярдәме сорап мөрәҗәгать иткән. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Табигатьтә бәйрәм ясаучылар, саклану чараларын күрсәгез, талпан һөҗүм итә алмас. 

Әйтик, урман-кырга чыкканда тәнгә сыланып торган кием кияргә киңәш ителә. Чирәмгә утырмаска һәм ятмаска кирәк, талпан киемгә ябышып һәрчак өскә үрмәли. Һәр 10-15 минут саен үзегезне, киемегезне, талпан качардай яка асларын, җөйләрне тикшереп, кагынгалап торырга онытмагыз.

Әгәр дә талпан ябышкан икән, тиз арада медицина учреждениесенә мөрәҗәгать итәргә кирәк. Талпанны алган булсагыз, һичшиксез, тикшерүгә тапшырыгыз.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100