Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Азнакайда яшь армиячеләр сафы артты
Бүгенге көндә районда яшь армиячеләрнең 22 отряды эшли, аның сафларында 350 укучы исәпләнә.
(Азнакай, 26 сентябрь, “Татар-информ”, “Маяк”, Резеда Шәрипова). Азнакай 1 нче урта мәктәбе базасында районның яшь армиячеләре слеты узды, дип хәбәр итә район газетасы.
Анда район башкарма комитеты җитәкчесе Айдар Шәмсетдинов, «Юнармия» хәрәкәтенең Татарстан төбәк бүлеге штабы начальнигы генерал-майор Александр Бородин, Азнакай җирле штабы җитәкчесе Ринат Җиһаншин, район хәрби комиссары Рәдиф Камалеев, ДОСААФ Азнакай бүлеге җитәкчесе Гәрәй Хәмидуллин, мәгариф идарәсе җитәкчесе урынбасары Нәфисә Шәфыйкова, тәрбия эшләре буенча директор урынбасарлары, балалар хәрәкәте кураторлары катнашты.
Төрле мәктәпләрнең яшь армиячеләре кунакларга үзләренең хәрби һәм спорт әзерлеген күрсәттеләр.
Бу көнне тантаналы шартларда «Юнармия» сафына тагын 30 укучы кабул ителде.
Үзләренең шефлары һәм иганәчеләр ярдәмендә 1 нче мәктәп территориясендә каршылык полосасы ясалган. Укучылар анда үзләрен сынап та карадылар. Айдар Шәмсетдинов башка мәктәпләрдә дә шефларны бу эшкә тартырга кирәклеген әйтте.
Соңыннан тәрбия эшләре буенча директор урынбасарлары, балалар хәрәкәте кураторлары өчен түгәрәк өстәл узды.
Азнакайның яшь армиячеләре район чараларында актив катнашалар, Җиңү парадының күрке булып торалар.
– «Юнармия» балаларны тәртипкә, дициплинага, Ватанны яратырга өйрәтә, хәрби хезмәткә әзерли, физик һәм рухи ныклык бирә, – ди Ринат Җиһаншин.
Бүгенге көндә районда яшь армиячеләрнең 22 отряды эшли, аның сафларында 350 укучы исәпләнә.
Александр Бородин азнакайлылар эшчәнлеген уңай бәяләде һәм 1 нче мәктәпнең 100 еллык юбилеена килергә дә ышандырды, диелә район хәбәрендә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз