news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Азнакайда ярыша-ярыша гөлләр үстерәләр

Мондый бәйрәмнәрдә күрше белән күрше очраша, аралар якыная, проблемалар уртага салып сөйләшенә.

(Азнакай, 7 сентябрь, “Татар-информ”, “Маяк”, Резеда Шәрипова). Шәһәребездә күркәм традициягә әверелгән ишек алды бәйрәмнәрендә гаҗәеп кешеләр белән очрашасың. Ямашев урамында «Универсал-Азнакай» идарәче компаниясе оештырган бәйрәмдә дә оста куллы хуҗабикәләр җитәрлек иде, дип яза җирле басма.

Районың беренче архитекторы Зөфәр ага Мортазинның хәләл җефете Роза апа нәфис миләүшәләрен күргәзмәгә алып чыккан.

– Элек бит гөлләр сата торган кибет юк иде. Бөтен орлыкларны почта аша кайтарттым. Хәзер үзем ясыйм. Әз генә эчем пош дисә, гөлләр янына киләм, җаныма тынычлык табам. Иптәшем дә гөлләргә мөкиббән. Бик күп кешегә бүләк иттем, – ди ул.

Роза Мортазина башта мәктәптә укыткан, аннан китапханәдә эшләгән. Оныгы Ләйсән Газиева да бәйләргә, картиналар ясарга һәвәс. Әбисенең гөлләре янында аның да бәйләм әйберләре урын алган.

Ямашев урамындагы 8 нче йортта яшәүче Фәнүзә Юнысованың шау чәчәкле гөлләре ут янып, әллә каян үзләренә тартып тора.

– Исемнәрен дә белмим, гөлләрем күп. Иртән торгач та шуларга сокланып, яшәргә көч алам. Подъездга чыгаргалаган идем, матур булгач, алып кереп китәләрме, озак тормыйлар, юкка чыгалар. Бик тә матур итеп тотасым килә подъездны да. Тәрәзә каршымда гөлҗимеш куаклары, алмагачлар, чияләр үсә. Сындырмасыннар дип саклыйм шуларны. Җәй буе сандугач сайрауларын тыңлап яшибез, – ди ул.

Подъезда җаваплы буларак, тәртип-чисталык сагында да тора.

– Яшьләребез ипле, чүпләмиләр. Һәр яңа күченеп килгән гаиләгә аңлатып торам. Үзезебезнең төп йорт бит. Кеше килеп кергәндә подъезд чиста булса, йөзең якты була, - ди Фәнүзә апа.
Идарәче компания җитәкчесе Элеонора Алчина мондый уңган хуҗабикәләргә рәхмәтле.

– Күбесе олы яшьтә. Көчләрен, вакытларын кызганмыйлар, ишек алларын гөл итеп тоталар. Чисталык бит җыештыручыларга гына бәйле түгел, – дигән сүзләрендә хаклык бар.

Бәйрәмдә Роза, Фәнүзә апа кебек иң активларны хөрмәтләп, муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин бүләкләр тапшырды, изге теләкләрен җиткерде, районда бара торган эшләр белән таныштырды.

Көннең сөмсере коелып торса да, халык рәхәтләнеп күңел ачты, «Квартет» төркеменең җырларын тыңлап хушланды. «Таттелеком» җәмгыяте балалар өчен кызыклы тамаша әзерләгән иде.

Мондый бәйрәмнәрдә күрше белән күрше очраша, аралар якыная, проблемалар уртага салып сөйләшенә. Компания карамагында 71 күп фатирлы торак йорт бар. Быел 4 сенә капиталь ремонт кергән, 5 ндә профилактик эшләр башкарылган.

– Бу кварталда төп проблема – юлларны ремонтлау. Ике йорт алдына асфальт җәйделәр, киләсе елда муниципаль программага тагын бер йортыбыз керер дип ышанабыз, – ди Элеонора Алчина.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100