Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Азнакайда ярминкәдә җиләк үсентеләрен күпләп алганнар
Азнакай һәм Актүбә ярминкәләрендә барлыгы 30 хуҗалык катнашкан.
(Азнакай, 3 октябрь, "Татар-информ", «Маяк», Энҗе Галәветдинова). Шимбә көнне "Азнакайда чираттагы ярминкә үткәрелде. Көн салкын булуга карамастан, сәүдә палаткаларында алыш-биреш кызу барды: халык бал, ит, бәрәңге һәм башка азык-төлек продукциясеннән кала, көнкүреш кирәк-яраклары, бәйләм әйберләре, себерке, фураж кебек товарларны да яратып алды, дип яза район газетасы.
Сезон буена уңыш бирүче җиләк халыкның хөрмәтен тиз яулады, аны утыртуга өстенлек бирүче бакчачыларның күп булуы да шул турыда сөйли. Актүбәдән Фидания һәм Әнәс Әхмәтҗановлар ремонтант сыйфатына ия “Московский деликатес” исемле сортлы җир җиләге, “Василек” кура җиләген, аның үсентеләрен алып килгәннәр. “Мәскәү” тәмен белгәч, ремонтант сортлар баллы түгел дигән фикергә урын калмады: хуш исле, баллы җиләкне салкын көздә дә авыз итәргә була икән.
Әнәс абый “Азнакай-РемСервис”та инженер-технолог булып эшләгән, Фидания апа – хисапчы. Икесе дә пенсиядә, алар 15 нче ел җиләк үстерү белән мәшгуль.
– Почта аша кайтарылган кыйммәтле орлыклар башта тишелмәде, кабат сатып алдым, бер-икесе генә тамыр җибәрде. Тәрбияләп торгач, мыекчалары китте, – дип сөйли Фидания ханым башлангыч чорда күпме хезмәт куйганы турында.
Тормыш иптәше Әнәс абый да сүзгә кушыла:
– Бакчада нибары 2 сутый җиребез җиләк өчен каралган. Теплица ише әйбер юк. Ачык җирдә үстерәбез. Ашламадан – бары тирес.
“Хәзер соң инде, китми ул”, – диючеләргә бакчачы гаиләнең киңәшләре түбәндә:
– Шиге булган кеше аны һичьюгы гөл савытына да утырта ала. Иртә яздан теплицага чыгарып куярга була. Бераз җылыткач, түтәлгә күчергә кирәк. Берегеп киткән вакытта тамырларны марганцовкалы суга тыгып тору әйбәт, ә иң яхшысы – берничә сәгать үсеш стимуляторы эремәләрендә, алоэ согы салынган җылы суда тоту. Сарымсак төнәтмәсе дә корткычлардан саклану чарасы буларак яхшы нәтиҗә бирә. Гадәттә, чокырларга 1әр чиләк компост яки черемә, 2шәр стакан көл салабыз. Мул итеп су сибәбез. Үсемлекләр тернәкләнеп киткәнче, өсләренә тукылмаган юка тукыма ябарга мөмкин. Көзге яңгырлар вакытында яшь үсенте ныклап тамыр җәеп, тернәкләнеп өлгерә, кышка ныгып керә, – ди Әхмәтҗановлар.
Бу көнне үзебездә җитештерелгән продукция һәм сәүдә эшчәнлеге белән район һәм шәһәр җитәкчеләре дә танышты. Сатучылар, кулланучыларның да кәефе күтәренке иде, чөнки әлеге чарадан ике як та канәгать калды. Авыл хуҗалыгы идарәсеннән алынган мәгълүмат буенча, Азнакай һәм Актүбә ярминкәләрендә барлыгы 30 хуҗалык катнашкан. Халык үзебезнең туфракта үскән, шәхси хуҗалыкларда җитештерелгән экологик чиста, сыйфатлы 8 тонна бодай, 2 тоннадан артык ит, 5 тонна бәрәңге һәм башка продукция сатып алган, диелгән район хәбәрендә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз