news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Азнакайда ялгызларга пар табышалар

14 февральдә "Әйдә өйләнешәбез!"чарасы узачак.

(Азнакай, 9 февраль, "Татар-информ", “Маяк”, Лиза Нурлыева). Азнакайның “Пар канатлар” клубы җитәкчесе Лена Гыймаеваның башлангычына бердәм кушылып, Туйкә, Үчәлле, Мәнәвез мәдәният йортлары директорлары ялгызларны парлы итү максатында чаралар планы эшләде һәм беренче очрашуны Үчәлледә үткәрде, дип яза районның "Маяк" газетасы.

– Ул Кино елына багышланып, фестиваль рәвешендә үтте. Төрле конкурслар, уеннар оештырылды, бергәләп җырлап, биеп тә алдык. Чәй өстәле артында әңгәмә кордык. Киләсе очрашу бездә билгеләнде, – дип сөйләде бу чара хакында Туйкә мәдәният йорты директоры Рәйса Мотыйгуллина. – Ул “Чәй” фестивале булды. Анда Туйкә, Үчәлле, Мәнәвез, Баланлы Бүләк авылларында яшәүче ялгызлар җыелып, рәхәтләнеп ял итте, бер-берләре белән таныштылар, күңел ачтылар, җәен җыелган үләннәр кушылган чәй эчеп гапләштеләр.

Әнә шулай Азнакайда ялгызларны парлы итүгә бөтен авыл белән тотындылар. 14 февральдә исә янә бер очрашу көтелә. Ул Мәнәвез авылы клубында “Әйдә, өйләнешәбез!” исеме астында узачак. Үзенә пар эзләгән барлык ялгызларны очрашуга көтеп калалар.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100