news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Азнакайда ялгыз яшәүче өлкәннәргә һәм инвалидларга яшелчә тараттылар

Район халкы һәм фермерлар хәер итеп мәчеткә китергән бәрәңге һәм башка яшелчәләрне мохтаҗларга өләшәләр.

(Казан, 10 ноябрь, "Татар-информ", "Маяк", Резеда Шәрипова). Азнакай районының  “Өмет” халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәге  
ялгыз яшәүче өлкәннәргә һәм инвалидларга яшелчә тараткан. Бу хакта район басмасы хәбәр итә. 
 
Биредә ел саен ялгыз өлкәннәрне һәм инвалидларны көзге уңыштан бәрәңге, кишер, чөгендер һәм башка яшелчәләр белән тәэмин итү оештырыла.
 
Бу игелекле эш Ак мәчет белән бергәләп башкарыла. Район халкы һәм фермерлар хәер итеп мәчеткә бәрәңге һәм башка яшелчәләр китерәләр.  
 
Социаль хезмәткәрләр быел да традициягә тугры калып, үзәктә исәптә торучы 50 ялгыз һәм аз керемле кешегә, инвалидларга яшелчә таратты. Мохтаҗларның рәхмәт сүзләре үзебезнең күңелләргә дә мәрхәмәт өсти, диелгән әлеге хәбәрдә.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100