news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Азнакайда яңа туган сабыйларга тәүге документларын тапшырдылар

Аларның 49ы – малайлар, 32се – кыз балалар.

(Азнакай, 27 февраль, “Татар-информ”, “Маяк”, Лиза Нурлыева). Быел Азнакай районында 81 бала дөньяга аваз салган. Аларның 49ы – малайлар, 32се – кыз балалар. Сабыйларны тудыру йортыннан ук таныклыклары белән алып чыгалар. Узган атнада туганнарның беренче документларын ЗАГС бүлеге әти-әниләре, якыннарына тудыру бүлегендә үзләре илтеп, тантаналы төстә тапшырырга булды, дип яза районның “Маяк” газетасы.

Азнакайлылар өчен истәлекле бу чарада район Башкарма комитеты җитәкчесенең икътисад буенча урынбасары Гөлия Сөләйманова, сабыйларның әниләре хезмәт куйган оешма-учреждениеләр җитәкчеләре, хезмәттәшләре дә катнашты.

 

news_right_1
news_right_2
news_bot